Догалы җирдән бәрәкәт китми: сонлыларның һәр матур башлангычлары уңышка ирешә

Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын тирәнтен белгән, элек-электән мәгърифәткә, мәдәнияткә, сәнгатькә тар­тыл­ган, һәрчак күтәренке рухлы Сон авыл җирлеге халкы шатлыгын да, кайгысын да уртакла­шып яши. Быел алар, ду килеп, Нәүрүз үт­кәр­де­ләр. «Сон бизәкләре» фольклор этнографик ансамбле җитәкчелегендә, язны инде күп еллар­дан бирле шулай, бөтен шартын туры китереп, бәйрәм ясап каршылыйлар һәм, җыр­лый-җыр­лый, җиң сызганып эшкә тотыналар алар. Ансамбль җырлы-биюле чыгыш­лар да ясады, олысын-кечесен кызыклы уеннарга чакырды, Карга боткасы, милли ризыклар белән сыйлады. Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов халыкны бәйрәм белән котлады, авылларның алга таба да үсүен, игеннәрнең мул уңыш бирүен, малларның үрчүен, афәт-кайгыларның читләтеп үтүен, күңелләрнең көр булуын теләде.

Программалар – зур ярдәм

Форсаттан файдаланып, рәис белән башкарылган эшләр, алга таба корылган планнар турында әңгәмә дә корып алдык.

– Тирә-юньдә, атлаган саен, авыллар бетә, дип тәкрарлап торсалар да, бездә башкарылган эшләр шактый. Соңгы елларда республикабыз күләмендә авылларны саклап калу, аларның социаль инфраструктурасын ныгыту буенча бик күп программалар эшли. Сон авыл җирлеге дә аларда актив катнаша, – дип башлады ул сүзен.

Республикабыз Президенты программасы нигезендә Кече Сон авылында мәдәният йорты төзелгән, хәзер мәдәни чаралар тагын да кызыклырак, җанлырак уза, халык сәнгатькә күбрәк тартыла. Югары Сон авылына асфальт юл салынган. Кече һәм Югары Сон мәктәп­ләрендә җылыту казаннары алыштырылган. Өч авылда да фельдшер-акушерлык пунктлары, Кече Сонда авыл Советы бинасы ремонтланган. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү юнәлешендә 13 яшь гаилә тормыш шартларын яхшырткан. Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы ярдәмендә 25 ветеран һәм сугышта ирләре һәлак булганнарның тол хатыннары фатирларда өй туйлары уздыр­ган. Республикада эшләп килүче үзара салым программасы халыкның тормышын яхшырту һәм аларның активлыгын арттыру өчен иң мөһимнәрдән санала. Әлеге программа нигезендә җирлектә 3,4 км юл салынган, 900 метр су линиясе үткәрелгән, өч авылга 226 данә электр энергиясен экономияләүче лампалар куелган. Шуның нәтиҗәсендә электр энер­гиясенә 1,6 млн сумлык экономия ясалган.

– Авылларыбыз табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Өч авылны да урталай бүлеп Сон елгасы ага. Халыкка елганы аркылы чыгып йөрергә уңайлы булсын өчен, 11 басма, күперләр төзедек. Чишмәләрне төзекләндереп, барлап торабыз. Авылдашларыбыз да үз өлешләрен кертәләр, иганәчеләр дә ярдәм күрсәтә. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылап, Кече Сон авылы уртасында сазлыкка әйләнгән урынны чистартып, күл ясадык, чишмәсен төзәтеп, ике урынга тимердән челтәр күперләр урнаштырдык. Республикабызда тарихи биналарны саклап калу, аларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла. Без 300 еллык тарихы булган мәдрәсә бинасын аяк­ка бастыруыбызга сөенеп бетә алмыйбыз. Бу изге эшне район җитәкчелеге, авыл халкы бердәм күтәреп алды. Күмәк тырышлык белән һәм конкурста 1 млн грант отып, икенче тормыш бирдек без аңа. Бүгенге көндә бинаның бер өлешендә – композитор Яруллиннар музее, икенче ягында татар мәгърифәтчесе, табиб Таҗетдин Ялчыгол тормышы һәм авыл тарихы чагылдырыла. Җирлегебездә халыкка яшәр өчен барлык шартлар тудырылган: су, газ, ут белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Авыл уртасындагы спорт мәйданчыгы балаларның яратып уйный торган урынына әверелде. Агымдагы елда, илкүләм проект кысасында, авылларны төзекләндерү буенча яңа федераль программа эшли башлады. Без дә ул программаларга зур өметләр баглыйбыз, балалар мәйданчыгы, Яруллиннарның төп йорт урынында сквер ясар өчен документлар әзерләдек.

Җирлектәге эшне халык белән берлектә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Килеп туган проблемаларны вакытында, урыннарда хәл итеп, заманадан калышмый, илебез, районыбыз җитәкчелеге белән берлектә, аңлашып, уңышлы гына эшләргә насыйп булсын иде, – дип сүзен тәмамлады Мансур Фәрвәзетдин улы. Кече Сон – мәшһүр композиторлар Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннарның туган, күренекле язучы Таҗетдин Ялчыголның әтисе күмелгән авыл! Туган як горурлыгы булган бу шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән керткән хезмәтләре өчен чын күңелдән шатлануы йөзенә чыкты рәиснең. Хәзрәтләр белән уртак тел табып, киңәшләшеп эшләүләре турында кат-кат кабатлады ул. Бәлки шуңа күрә дә сонлыларның һәр матур башлангычлары уңышка ирешәдер. Догалы җирдә бәрәкәт арта, диләр бит.

Саннар һәм фактлар

Тарихы XVII гасырга тоташкан, сигез мең ярым гектарны биләгән Сон авыл җирлеге Урта, Кече һәм Югары Сон авылларын берләштерә. Җирлектәге 357 хуҗалыкта 855 кеше яши. Авыл җирлегендә 15 бюджет һәм 12 халыкка хезмәт күрсәтү оешмасы эшли: төп мәктәп, ике балалар бакчасы, өч мәдәният йорты, өч китапханә, бер музей, өч фельдшер-акушерлык пункты, ике элемтә бүлекчәсе, җиде кибет, һәр авылда мәчет бар. Террито­рия­дә АПК «Продпрограмма»сы филиалы урнашкан. Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү, халыкны эш белән тәэмин итүдә әлеге оешманың роле бик зур. Шәхси хуҗалык­ларда 659 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 165е – савым сыерлары. Җирлектә 1 крестьян-фермер хуҗалыгы, 17 кече ферма авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара, 9 кеше – үзмәшгуль.

Алсу Дияр


Фикер өстәү