«Иң яхшы шәхси хуҗалык» бәйгесендә җиңү яулаган Илһам Шакиров: «Мин шәһәрдә унбер ай гына яши алдым»

Колхозларга ясин укылгач, авыллар тынып калды. Күмәк хуҗалыкта  эшләргә өйрәтелгән авыл кешесе мөстәкыйль эш йөртеп көн күрер­гә күнекмәгән иде чөнки. Элекке колхозчылар, шәһәрләргә китеп, үзләренең киләчәген читтә кайгырта башлады.

Авылларда тормыш кайнасын өчен эш кирәк иде. Бар ул, тик аны һәркем үзе оештырырга тиеш. Уңай нәтиҗәгә ирешүчеләр мисалында моның мөмкинлеген дә раслыйсым килә. Әйтик, Яшел Үзән районындагы Бишнә авылында яшәүче Люция һәм Илһам Шакировларның тырышлыгын үрнәк итеп куярлык. Әлеге гаиләнең эше гөрләп баруы рәсми төстә танылган, дисәк тә ярый. Татарстан буенча үткәрелгән «Иң яхшы шәхси хуҗалык» бәйгесендә җиңү яулап, 50 мең сум премия отып өлгергән алар.

Илһамның:

– … Үзем кала урамында йөрим, ә башымда – авыл… Кыскасы, –! – дип сөйләве күңелемә кереп калды. Туган авылы Бишнәгә кайта егет һәм совхозның сыер фермасына эшкә керә. Люция дә шунда. Эшенә җаваплы каравын һәм терлекчеләр арасындагы абруен искә алып, аны җитәкче итеп тә куялар. Мал карауның нечкәлекләрен, тирләп-пешеп, шул зур фермада өйрәнә Шакировлар. Хуҗалык таркала башлагач, үзләре сыер асрарга ниятлиләр. Таныш эш бит. Җитмәсә, табигать тә уңайлыклар тудырган. Көтү йөртим дисәң дә, печән чабыйм дисәң дә, җир җитәрлек, иренмә генә!

– Тормыш үзе мәҗбүр итте безне, – дип аңлатты Илһам мөстәкыйль эш башларга тәвәккәлләүләрен. Люция исә төгәлрәк булды:

– Тау күчерергә әзер торган ирең булганда эштән куркалармы инде!

Шиксез, бу гаиләдә бүрәнәнең авыр башы, кем әйтмешли, Илһам җилкәсенә төшә. Тик ул башкачарак фикердә икән.

– Яшь бозауларны Люция үзе карый. Алар аерым бүлемтекләрдә яши. Урыннары чиста булырга тиеш. Үзләрен, бигрәк тә кендек тирәсен карап чисталыкта тотарга кирәк. Люция белә инде рәтен, – диде хуҗа кеше. – Безнең эштә уңган хатының булу да шарт бит.

Әйе, Шакировлар гаиләсе бу уңышка тату хезмәт белән ирешкән. Илһам малларга ризык әзерли, ашата, асларын җыештыра. Люция сыер сава, сөт аерта, эремчек ясый һәм хезмәт җимешләрен сатуга әзерли…

Гаилә хуҗалыгында хезмәт бүленеше әкренләп урнаша. Башта ихаталарындагы тар абзарда өч сыер асрап басалар мөстәкыйль юлга. Эш үзе өйрәтә ул, диләр алар. Тора-бара мал санын арттыралар. Эшләрен киңәйтәләр. Яңа ферма төзиләр. Утыз баш сыерга исәпләнгән ферманың бозаулар өчен аерым-аерым бүлемтекләре дә, сауган сөтне җыяр өчен махсус бүлмәсе дә бар. Иркенләп эшләргә була хәзер. Төзелеш чыгымнарын дәү­ләт күтәрешкән: 200 мең сумлык субсидия бик вакытлы таяныч булган аларга.

– Үз эшен башларга ниятләгән яшь фермерларга нинди киңәш бирер идегез? – дигән соравыма Илһам:

– Баш имәскә кирәк! Кыен чакларда да егет бул, булмый миннән дип җебеп, хезмәтеңнән өзелмә! – дип җавап бирде.

Авыл фермеры эшенең башка ягы белән дә таныштырды. Аңа үзе җитештергән продукцияне урнаштырырга да туры килә. Чыннан да, сөт продукциясен вакытында сатып өлгерергә дә кирәк бит. Бу җәһәттән Шакировлар ничек сәүдә итәләр икән?

– Бүген без егерме биш сыер сөтен һәм аннан ясалган сөт өстен, эремчекне, әйрәнне көнендә сатып бетерәбез, – диде ферма хуҗасы. – Сәүдә иткәнем юк иде минем, өйрәндем. Эшли-эшли аңладым мин аны. Мәсәлән, мин утын ярырга яратам. Балта белән чабасың – агач ярыла. Шундук нәтиҗәсе күренә дигәндәй… Терлек асраганда да шул. Сыер савасың, сөт аертасың һәм илтеп сатасың, шунда ук хезмәтеңнең әҗерен дә күрәсең… Без Васильево бистәсенә көнаралаш йөрибез. Продукциябез югары сыйфатлы булгач, башны югары тотабыз. Мактана дип уйламагыз, көтеп алалар анда безне. Даими клиентларыбыз да шактый. Кайберсенең акчасы җитмәсә, әҗәткә дә биреп торабыз. Картларга һәм өйләреннән чыга алмаган инвалид кешеләргә фатирларына ук кертеп бирәбез. Аларның рәхмәтен ишетү дә рәхәт бит әле…

Шакировлар тернәкләнеп аякка баскан хәзер. Яңа өй җиткергәннәр, йөк машинасы, трактор, печән әзерләү механизмы кебек эшкә кирәкле бар төр техниканы алганнар. Эшләре дә бихисап, әлбәттә. Бу җәһәттән улларының ярдәме зур икән.

– Безнең Илнур кечкенәдән кул арасына керде. Үсә төшкәч, техникага чат ябышты. Машинада да, тракторда да эшли хәзер. Бөтенесенә өлгерә. Ферма эчендә дә бик җитез… – дип сөенүен яшермичә сөйли әнисе.

Куанырсың да! Ул бит кайберәүләр кебек шәһәрдән кайткалап кына йөрми, туган авылында яши, шунда эшли. Гаилә дә корып җибәргән.

– Мондый ферманы ничек калдырасың?! Барлыгы кырык бер баш хайван бит анда, аларны карап өлгерергә әти-әнигә үзләренә генә күпме көч түгәргә туры килә. Юк, авылдан китмим мин! – ди ул.

Димәк, Шакировлар зур тырышлык белән оештырган мөстәкыйль эшнең киләчәге өметле күренә.

Ул гына да түгел, Бишнә авылының киләчәге бар дигән сүз бу! Шәхси хуҗалыкларында эше булган гаиләләр көннән-көн ишәя бара монда. Халык нигездә хайван асрап көн күрә. Авылда савым сыерлары гына да сиксәнгә җиткән.

Ильяс САЛИХҖАН

 

Фото: baltasi.ru


Фикер өстәү