Татарстанда коронавирус кайчан кимер?

Медицина-биология федераль агентлык җитәкчесе Вероника Скворцова Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар ике атнадан кимергә мөмкинлеге турында фаразлады. Аңа карамастан, чир бөтенләй юкка чыкмаячак. Төбәкләрдә вазгыять төрлечә. Татарстанда ничек булыр икән?
– Республикада коронавирус чире белән авыручылар арта. Тотрыклылык турында сөйләргә иртәрәк әле, – ди Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов. – Бу атна үтеп китсен. Шуннан соң кайсы якка үзгәрүен чамаларбыз. Моңа 14 көннән соң гына анык нәтиҗә ясап була. Бүген Татарстанда коронавирус белән 41 кешенең авыруы мәгълүм.


Фикер өстәү