Эшкә йөрергә рөхсәт бирә торган ялган белешмә сатучы ирне тоткарлаганнар

Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре оешма җитәкчесе эшкә йөрергә рөхсәт бирә торган ялган белешмәне 2 мең сумга саткан 40 яшьлек ирне тоткарлаган.
Аны сәүдә үзәге янындагы стоянкада тотканнар.
Әлеге ир-ат сата торган белешмә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять исеменнән бирелә торган була. Тоткарланган вакытта әлеге белешмәләрнең берсе оешмага бернинди катнашы булмаган затка бирелгән. Моннан тыш, әлеге оешма 2007 елда юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан юкка чыгарылган инде.
Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар , печатьләр яки бланклар ясау, әзерләү ) җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять өчен максималь җәза-ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.


Фикер өстәү