Шәһәрдән ике генә гаилә яши торган авылга күченеп кайткан Оксана һәм Андрей Писцовлар: «Шау-шудан туеп, ял итәсе килү теләге кайтарды»

Оксана һәм Андрей Писцовлар, Чаллыда биш бүлмәле фатирларын, буй җиткән ике кызларын калдырып, Мамадыш районының Березовая Поляна авылына кайтып урнаша. Әле авылның да ниндие! Юлы юк, телефон тотмый! Авылда кышын – ике, җәен дүрт гаилә яши. Шәһәрдә гөрләп барган бизнесларын ташлап, караңгы авылга нәрсә кайтара соң?

– Шау-шудан туеп, ял итәсе килү теләге, – ди Оксана. – Ирем төзелеш өлкәсендә эшли, минем дә үз бизнесым бар иде. Авылга кайтасы килде. Без бу якның табигатен бик яраттык. Ирем белән Чаллыда үссәк тә, бу авылда әти-әнием яшәгән, балаларымның балачагы үтте. Туган нигезнең тартып кайтарганын сизми дә калдым.

Чаллыдан 2015 елда күченеп кайталар. Берсенә – 40 яшь, икенчесенә 43 тулып киткән чак.  Ире белән киңәшләшәләр дә буш торган җирләрдә виктория утыртып карарга ниятлиләр. Бар күңелләрен биреп, эшкә тотыналар. Тик ул елны эшләре уңмый. Әмма күңелләрен төшермиләр.

– Икебез дә үҗәт без. Ничек итсәк иттек, безнең климатка туры килә торган җиләк үстерергә өйрәндек. Төрле форумнарга йөрдек. Әкренләп  куаклар, җиләк-җимеш бирүче агачлар кайтарта башладык. Үсентеләрне  башта сатып алабыз, аннары үзебез үрчетәбез. Шулай отышлы. Беренчедән, акча чыкмый, икенчедән, кешегә нәрсә сатканны белеп торабыз. Безнең максат – бернинди ашламасыз, химияләрсез җиләк  һәм куак­лар үстерү, – ди ул.

Эшләрен башлаганда бары тик үзләренә генә ышана алар. Җыйган акчаларын җиләк бизнесына салалар. Дәүләттән ярдәм алып булачагы турында ул чакта белмиләр дә. Район җитәкчеләре, эшләрен күреп, үзләре төрле программаларда катнашырга тәкъдим итә.

– Эше күп. Кырдагы эшне әйтмим дә инде мин. Әле ярый тирә-як авыллардан килеп булышучылар бар. Кызларыбыз ярдәм итә. Документлар белән авыррак. Әле ярый хакимияттәгеләр барысын да әйбәтләп аңлата. Шуңа да язу-сызу, салым түләү эшләрен кышын башкарабыз. Язга чыгуга эш башлана. Безне күп төбәкләрдә беләләр. Үсентеләрне дә, җиләкләрне дә каян гына килеп алмыйлар. Авылга юл гына юк. Әмма аптырамыйбыз. Кыш көне – кар чанасында, язын-көзен «УАЗик»та йөрибез, – ди Андрей.

Җиләкләре җәй башыннан көз уртасына кадәр уңыш бирә икән. Теләгән кеше җыйганны сатып ала, үзе җыеп алучылар да бар, ди.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү