Соңгы көннәрдә Россиянең эшмәкәрлек дөньясы өзелеп көткән үзгәреш булды: Владимир Путин инициативасы белән Җинаятьләр кодексына һәм Административ кодекска җитди үзгәреш кертелде.
Җинаятьләр кодексының 210 статьясы бизнестан үч алу, аны җиңел генә «таш капчык»ка ыргыту мөмкинлеге бирә иде. Анда сүз җинаятьчел төркем төзү турында бара. Бу – иң кырыс статьяларның берсе. Аның буенча хөкем ителүчеләрне 20 елга кадәр зиндан, миллионлаган сумлык штрафлар көтте. Законның бу өлеше теләсә кайсы эшмәкәрне, бизнес белән идарә итүче директорларны, бухгалтерларны җиңел генә гаепләүгә һәм басым ясап үч алуга зур мөмкинлекләр ачуы белән танылды.
210 статья Россиядә мафия иң нык котырынган чакта – 1996 елда кабул ителгән. Ул кабул ителгәнче, криминаль авторитетларны иректән мәхрүм итү мөмкинлеге булмаган. Беренче тапкыр җинаятьчел төркем оештыручыларны 12 елдан 20 елга кадәр срокка хөкем итү һәм 5 миллион сумга кадәр штрафка тарту, җинаятьчел төркемдә катнашкан өчен 7 елдан 10 елга кадәр срок һәм 3 миллион сумга кадәр штраф вәгъдә итеп, статья мафияне кырыс шартларга куйган. Иң кырыс җәза җинаятьчелек баскычының югары басмасында утыручыларга каралган: аларны 15 елдан алып гомерлеккә кадәр төрмәгә ташлау мөмкинлеге туган.
2009 елдан соң бу статья белән башка оешмаларны да хөкем итә башлаганнар. 2000 елда Нью-Йоркта Трансмилли оешкан җинаятьчелеккә каршы конвенция кабул ителгәч, бездәге Җинаятьләр кодексына да үзгәрешләр кертелгән. Менә шул үзгәрешләр эшмәкәрләрнең тормышын кара көнгә әйләндергәннәр дә инде. Теләсә кайсы эшмәкәрлек структурасын җиңел генә шул статья кармагына эләктерү һәм тимер кыскычлар белән кысып алу мөмкинлеге пәйда булган… һәм бизнесны зур тизлектә шул мөмкинлекләр капкасыннан куып кертә башлаганнар. Йөзләгән һәм меңләгән бизнес элита вәкилләре шул сәбәпле җитди гаепләре булмаган килеш якты дөньяга төрмә тәрәзәсендәге рәшәткәдән карый башлаганнар. Ашыгыч чаралар күрмәсәң, хәл котчыккыч юнәлештә үсә башлаячагы мәгълүм булган.
Президент Путин законга үзгәрешләр кертеп, ниһаять, эшмәкәрлек дөньясын мафиядән аерып куйды. Хәзер инде икътисади һәм эшмәкәрлек максаты белән корылган структураларны оешкан җинаятьчелек белән тәңгәлләштерү гадәте туктатылды. Әмма структура авыр һәм гадәттән тыш авыр җинаятьләр эшләү ниятеннән төзелгән булса, законның кытыршы бияләеннән котыла алмый, билгеле. Белгечләр әгәр бизнес-оешма тиешенчә теркәлгән, исәпкә куелган, лицензиясен алган булса һәм салым түләү, партнерлар арасындагы бурычларын вакытында үтәп барса, аны хәзер 210 статья капкасыннан куып кертеп булмаячагын әйтәләр. Бу инде бизнеска иркен суларга һәм курыкмый эшләргә җай тудыра. Законга төзәтмәләр «Российская газета»да дөнья күрде. Димәк, законның яңача укылышы хәзер үз көчендә.
Рәшит Фәтхрахманов
Фото: pixabay.com
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat