Спорт мәктәпләре онлайн күнегүләр үткәрә

Өй мәктәпкә генә түгел, спорт залына да әйләнде. Республикадагы спорт мәктәпләре онлайн күнегүләр үткәрә башлады. Әйтик, мондый форматны Чаллының 16 спорт мәктәбендә кулланалар. Башкалар да читтә калмый.

Тренерлар электрон платформалар аша дәресләрне дистанцион рәвештә үткәрә, алар укучылары өчен видеодәресләр яздыра. Расписаниене спорт мәктәбеннән белергә мөмкин. Шулай ук Татарстан Электрон мәгариф порталында да урнаштырылган.

– Республикадагы мәктәпләр, мөмкинлекләренә карап, аралашуның мондый төренә күчә. Кемдер ZOOMда эшли, кемдер тренер һәм спортчы арасындагы элемтә форматын куллана. Министрлыкның онлайн-форматка күчү турындагы боерыгы чыккач, барысына да тиешле тәкъдимнәр җибәрелде. Татарстан буенча күпме мәктәпнең әлеге формага күчүе турында төгәл саннар юк, – дип хәбәр иттеләр Татарстан спорт министрлыгының матбугат үзәгендә.

Казандагы “Приволжанка” Олимпия резервы спорт мәктәбе дә балаларга онлайн күнегүләр үткәрә. 9 яшьлек Алинә дә укудан соң, күнегүләр ясарга керешә.

– Өйдә шөгыльләнү кызыбызга да, үзебезгә дә бик ошап бетми. Кечкенә балабыз апасына комачаулый. Аннан өйдәге бар нәрсә башкаларга күренеп тора. Без дә аларны күрәбез. Төркемдә унбишләп бала. Алинә башта – бии, аннан гимнастика ясый. Моның өчен барысы өч сәгать вакыт кирәк. Күнегүләр атнага ике тапкыр үткәрелә. Тренер күрсәткәнне кабатлыйсы, булдыра алмаган күнегүләрне өйрәнеп, видеога төшереп җибәрәбез, – ди Казанда яшәүче Алсу Садыйкова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү