Кризис читләтеп узмаячак: Татарстанның хезмәт базарында ни хәлләр бар?

Covid-19 дип тамгаланган вирусның әҗәтләр кризисы белән кушылып социаль өлкәдә моңарчы күрелмәгән җитди тетрәнү китереп чыгарачагы хәзер инде берәүгә дә сер түгел. Бөтендөнья масштабында вакытлыча яисә бөтенләйгә эшсез калучылар саны 3 миллиардка якынлашты диләр әнә белгечләр. Россиядә эш югалтучылар саны 15 миллионга җитәр дигән хәбәрләр күренде. Дөрес, ил хөкүмәтләре килеп туган кыенлыкларны йомшарту юлларын эзлиләр: кире кайтарып бирелми торган ярдәм акчасы өләшенә, бизнеска хезмәт хакларының бер өлешен компенсацияләүче дәүләтләр саны арта, база керемен — вертолет акчасын даими өләшергә ниятләгән илләр дә бар. Россиядә социаль контрактны киңрәк җәелдермәкчеләр. Бу чаралар барысы да кыска вакытлы перспективада яхшы, билгеле. Әмма социаль ярдәм никадәр генә масштаблы булмасын, бердән, барыбер ул вакытлыча гына, икенчедән аның күләме кинәнеп яшәргә җитмәячәк. Тормышны исә алып барасы бар: торагы булаганнар торак мәсьәләсен хәл итми кала алмый, кредитлылар кредит түләү өчен җан тартыша… Халыкара рейтинг агентлыклары Россиянең 15 банкының рейтингын тискәрегә үзгәртте әнә. Халыкның кереме кимү һәм эш урыннары югалу кулланучылар кредиты куыгы тишелүгә һәм масштаблы банк кризисына китерергә мөмкин, диләр. Хөкүмәт резервлары һәм фондлары да төпсез түгел, проблемаларны акча басу станогы гына да хәл итә алмый. Шуңа күрә иртәме-соңмы суга батучыларны коткару батучының үз эше дигән вәзгыять тумый кала алмый. Мондый шартларда бизнес өчен яңа юнәлешләр туып күтәрелеп китүчеләр дә булыр, мөгаен. Әмма күпчелек өчен эш урыны эзләү актуаль булчак. Хәзергә бит шәхси эшмәкәр булып теркәлгәннәнең дә зур күпчелеге фрилансерлар. Менә болар катнашкан проектлар я ябылды, я вакытлыча туңдырылды хәзер. Алар инде салым түли алмый, киресенчә, ярдәмгә мохтаҗ. Аңлашыла торгандыр инде: болар өчен дә алгы планга эш эзләү проблемасы чыга. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе республикада күпме яңа эш урыннары барлыгын һәм хезмәт өчен түләү мәсьәләсен өйрәнде. Рострудның «Россиядә эш» (Работа в России) дигән сайты, ачуга ук, Татарстан районнарында сатучы вакансияләре белән каршылады. Барлык сатучы урыннарын бер компания — Альянс компанияләр төркеме дигән эш бирүче тәкъдим итә. Хезмәт хаклары 20-25 мең тирәсендә тирбәлә. Болгарда хезмәт хакы 28 меңгә җиткән өч сатучы урыны бар. Белдерүләрнең барысы да ил изоляциягә күчеп атнадан артык вакыт узгач — 8 апрельдә бирелгән.

Ашханәләр һәм рестораннар ишекләренә йозак салган бу көннәрдә ашарга пешерүчеләргә күпләп эшсез калу куркынычы яный бит инде. Казанның 40 нчы гимназиясендә 20 мең сумлык хезмәт хакы белән бер ашарга пешерүче вакансиясе бар. Белдерү 8 апрельдә бирелгән. Бюджет оешмасында эш урыны ныграк гарантияләнгән, шуңа күрә ашыгучылар өлгерә алалар әле. Шул ук гимназиядә шундый ук хезмәт хакына рус теле укытучысы өчен бер эш урыны да бар.

Чаллы шәһәрендә вахта ысулы белән эшләү өчен бер слесарь эзлиләр, хезмәт хакы — 35 меңнән башлана. Шул ук шәһәрдә 47 мең сумлык хезмәт хакы белән торба заводына 2 эретеп ябыштыручы кирәк. Камаз заводына 40 мең сумнан башланган хезмәт хакына ике кранчы сорала. Идән юучыга Чаллыда ике вакансия бар бүгенге көндә, хезмәт хакы 30 меңнән.

Физик эш белән шөгыльлләнүчеләргә әлегә эш табу зур кыенлык тудырмас кебек. Ак якалар өчен авыррак булыр тормыш йөген тарту. Рәсми сайтта Татарстанда программачы, юрисконсульт, психолог, социаль хезмәткәр вакансияләре дә шәйләнә. Хезмәт хаклары 12-13 мең, бер дә мактанырлык түгел. «МТС» Казанда һәм Түбән Камада, Әлмәттә клиентлар белән эшләүче белгечләр эзли. Хезмәт хаклары 28 меңнән башлана. Республика материаль ярдәм үзәгенә ярты ставкага 17 мең хезмәт хакы алып эшләүче система администраторы кирәк. Директор урынбасары, бугхалтер вакансияләре дә шәйләнә.

Татарстан буенча 1065 эш урыны бирә торган 652 табип вакансиясе бар. Хезмәт хаклары 12-14 меңнән 40 меңгә кадәр җитә. Алабуга шәһәренә 32 меңнән 70 меңгә кадәр алып эшләү шарты белән 3 табип-невролог эзлиләр. Табип-косметологлар вакансиясе — 60 меңлек. 50 мең сумга эшләргә 4 табип-ненатолог урыны бар.

Роструд сайтында эш бирчеләрнең барысы да теркәлми.  Хедхантерларның башка мәйданчыкларын йөреп чыгыйк әйдә. Казан шәһәрендә программачылар өчен байтак вакансия күренә әле монда. Барысы да апрель башында эленгән. 100 меңнән алып 250 меңгә кадәр хезмәт хакы вәгъдә итүчеләр дә, 500-1000 америка долларына яллаучылар да бар. Хезмәт хакын валюта белән алуның бер яхшы ягы бар: доллар курсы үскәндә, оттырмыйсың. Гомумән алганда, эш рәте белгән программачылар әлегә эшсез калмас төсле. 60 меңнән башланган хезмәт хакына 176 вакансия, 115 меңнән кузгалып китүчеләр өчен 77 вакансия, 170 меңлек — 30, 225 меңлек — 14, 280 меңнән башланган хезмәт хакына 7 эш урыны күренә Казанда. Дөрес, болар тәкъдим иткән эш һәр программачының да кулыннан килми. Гадәти вуз белеме генә җитми, аерым квалификация һәм осталык таләп итә торган урыннар бу. Казаннан тыш Иннополиста яхшы түләү вәгъдә итеп 42 программачы эзлиләр. Яшел Үзәндә дә 2 вакансия бар. Соңгыларының хезмәт хакы — 70 мең.

Эшсез калган официантларга да Казанда 31 эш урыны тәкъдим итәләр. 79 ашарга пешерүче вакансиясе күзгә ташлана. Хезмәт хаклары 30 меңнән 75 меңгә кадәр. Бухалтерлар вакансиясе 265 кә җитә.

Соңгы көннәрдә генә эшсезлек яный башлаган белгечлекләрне махсус күзәтәм. Тренажер залы өчен 2 тренерга эш урыны бар. Дөрес, белдерү март башында ук эленгән, хәзер актуальлеген югалткан булуы бар. Футбол тренеры эзләүчеләр дә бар. Хезмәт хакы бик югары түгел инде, белдерү дә берникадәр искергән. Фитнес-инструктор, фитнес менеджер вакансияләре дә бүгенге матавыклар башлаганчы эленгәннәр. Болай да аз санлы андый эш урыннарына бүген өметләнү, ихтимал, кирәк түгелдер. Тормыш андый белгечлекләрне шактый озак вакытка кирәксезгә чыгарып торырга мөмкин.

Хедхантерларда сыер савучы, тракторчы кебек вакансияләр бик аз күренә. Бөтен Россия өлкәләре өчен берничә генә. Бу эшләргә ялланырга теләүчеләрне сайтта белдерү биреп эзләмиләр, алар эшсез булмас, мөгаен. Хәер, хәзер авыл фермасын ташлап читкә йөреп эшләүгә күчкәннәр дә кире кайта башлады соңгы көннәрдә. Шулай булгач эш бирүчеләргә сайлану мөмкинлеге дә тумагае.

Әле кризис беренче кыңграуларын гына шалтырата. Республикада, Казанда эш базары алай ук өметсез түгел. Кемнәргәдер кыенлык киләчәк, билгеле. Белгечлекне үзгәртергә, башка профессияләргә күчәргә кирәк булачак. Хезмәт хакларының кимүе белән дә килешергә туры килер. Яхшыга өметләник. Һәрбер кризис — яңа мөмкинлекләр ул дигән кагыйдә барын истән чыгармыйк. Куркыныч чир генә тизрәк үтеп китсен дә, безгә карантиннан чыгып җиң сызгану мөмкинлеге бирсен.

Рәшит Фәтхрахманов 

                    Фото: pixabay.com

 

 

 


Фикер өстәү