БДИ: көтәргәме сине, юкмы?

Мәктәпләр читтән торып белем бирүгә күчкәч, чыгарылыш укучылары, бигрәк тә әти-әниләр бәлкем, быел БДИны  тапшыртмаслар дип үк  өметләнә башлады. Аны  ике атнага кичектерү күпләргә ошап бетми. Җәй  көне кемнең укып йөрисе, сынау бирәсе килсен ди. Быел БДИны көтәргәме?

БДИсыз вузга ничек керерсез?

Ишеткән булсагыз, әлеге сорауга Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов“Вконтакте” социаль челтәрендә “Өй сәгате” онлайн-марафонының туры эфирында җавап биргән иде.

-Без БДИны гамәлдән чыгардык, ди. Югары уку йортларына ничек керерсез? Барыгыз да Мәскәү дәүләт университетына укырга керәчәкме? Сезнең күбегез яхшы укыды, нинди һөнәр сайлаячагын ачыклады. Моңа ни дәрәҗәдә әзер икәнлегегезне  белү өчен имтиханнар үткәрелә,  дип аңлатты Сергей Кравцов. – Әйтик, белем дәрәҗәсе түбән булып та МДУга кердегез, ди. Ә анда укыр өчен таләпләр югары. Сез анда укый аласызмы?

Министр әйтүенчә, имтихан укучыларга  мөмкинлекләрен бәяләү һәм кайда уңышлы була алуын ачыклау өчен дә кирәк. Сынаулар ике атнага  кичектерелде, әзерләнү өчен вакыт  булачак. Интернет белән проблемалар булган төбәкләрдәдәреслекләрдән файдаланырга мөмкин, укытучылар белән аралашу өчен кесәтелефоны бар.

Коронавирус таралу куркынычына юл куймас өчен майда башланасы сынаулар 8 июньгә күчерелде. Имтиханнар расписаниесе үзгәрде. БДИ башлану вакыты дистанцион укуларның күпмегә сузылачагына, бүгенге вазгыятькә карап, үзгәртелергә дә мөмкин, ләкин әлегә андый карар юк. Кайбер төбәкләрдә укулар 8 июньгә кадәр сузылырга мөмкин. 9 нчы сыйныф сынаулары, бөтенроссия тикшерүэшләренең уку беткәч, мәктәптә генә уздырылуы да мөмкин. Әлегә төгәл билгеле түгел.

Ташламалар булырмы?

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ташламалар турында сөйләшү сәер булыр иде: БДИ – унбер ел эчендә уку программасын үзләштерү нәтиҗәсе ул.
БДИ н
әтиҗәләре дүрт ел гамәлдә һәм без быел чыгарылыш сыйныф укучыларын узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән тигез булмаган шартларга куя алмыйбыз.  Өстәвенә, бу техник яктан мөмкин түгел: контроль-үлчәү материаллары озак эшләнә, алар өстендә эш узган имтихан кампаниясе тәмамланганнан соң ук алып барылды, һәм барысы да әзер, – диде Федераль педагогик үлчәүләр институты директоры Оксана Решетникова.

Ул чыгарылыш укучыларының имтихан кампаниясенә яхшы итеп әзерләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар дип саный.
11 нче сыйныфның соңгы чиреге – яңа темаларны өйрәнүне түгел, үткәннәрне кабатлауны күздә тота. Һәм хәзер унберенче сыйныф укучыларының әзерләнергәвакытлары күбрәк кала, аларга педагоглар киңәшләр бирә.

Тизрәк бирәсе иде…

Онлайн уку белән  мәктәпкә барып белем бирү арасында аерма бар, әлбәттә. Без бит  онлайн укытуга бик әзер түгел идек. Укучылар да, укытучылар  да өйрәнә. Дәресләр уза,  балаларның өйләрендә заманча техникасы бар. БДИга әзерләнүысуллары  дәрестә дә кулланыла, аннан соң да әзерләнәләр. БДИны  күчерәләр икән дигән сүзләр генә укучыларга психологик яктан бераз тәэсир итә. БДИ  бирүне хуплыйм, аны бөтен укучы бер төрле шартларда тапшыра.  Ә менә бүгенге вазгыятьтә  9 нчы сыйныф укучыларына сынауларны бирдермәсәк  тә ярар иде. Алар бит техникумнарга аттестатның уртача баллы нәтиҗәсендә керә, – ди Мөслим районы мәгариф бүлеге башлыгы Рафаэль Демидов.

Мөслим гимназиясе укучысы Эльгина Мирзаянова сынауларның тизрәк җитүен көтә.

Сузылган саен яхшы түгел әле бу. Чыгарылыш  кичәләре дә соңарачак.  Борчу  киресенчә арта гына. Болай да курку хисе бар. Тизрәк тапшырып, уку йортына керәсе килә. БДИ бирүне хуплыйм. 10 нчы сыйныфка  гадәттә укырга теләге булганнар гына кала. Мин физика яки математика укытучысы булырга телим, – ди Эльгина.– Репетиторлар ялламадык. Иртән сәгать 8дә онлайн дәресләр башланып, ул сәгать 1–2 ләргә кадәр сузыла. Аннан өй эшләре эшләргәкирәк. Иркенәергә вакыт юк, таләпләр мәктәптәге кебек. Белем бит үзебезгәкирәк.

Казан кызы Алиянең дә фикерен сораштык. Ул КФУга  чит телләр юнәлеше буенча укырга керергә хыяллана. Җәмгыять белеме, инглиз теленнән сынаулар сайлаган. Бу фәннәрдән өстәмә репетиторлар белән дә шөгыльләнә.

Безнең 2 нче гимназиядә БДИга укытучылар бик әйбәт әзерли иде. Һәр фән буенча өстәмә дәресләр билгеләнгән. Өйдә уку турында ишеткәч, борчылган идек башта. Моның да плюслары бар икән. Тегендә-монда йөрмәгәч, әзерләнергә вакыт күбрәк. Минусы – укытучы белән күзгәүз карашып, сөйләшеп булмый. Мәктәптәаңламаган сорауны тиз генә биреп ала идең.  Дистанцион укуда интернетка бәйле проблемалар килеп чыкканы юк. Укытучылар үз фәненнән бик әйбәт әзерли, –  ди Алия.

Американың Миссури штатында яшәүче милләттәшебез Гөлгенә Лотфуллина:

— Бездә БДИның ике төре бар, МАР  урта мәктәпләрдә ел азагында була торган штат тестлары һәм АST белән ACT – чыгарылыш  сыйныфлар өчен булганы. МАР тестларыннан  баш тарттылар: көз көне булырмы, юкмы — билгесез. Анысы 3 сыйныфтан башлана, ялгышмасам. Безнең балалар 5-6  сыйныфларда, өйдән торып укыйлар. Элегә апрель азагына кадәр шулай, аннары  карантин озынайтылырга мөмкин. Озайтылган очракта  быел мәктәпне өйдә генә тәмамларга мөмкиннәр, әле билгеле түгел. Балаларның мәктәптән бирелгән планшетлары бар, шуның белән эшлиләр, 1-2 класслардан башлап шулай. Алар планшет белән укырга күнеккән  инде. AST бн ACT тестлары колледж, университетларга керер өчен кирәк. Март, апрель, май, июньдә була торган иде, быел март белән апрельнекен кичектерделәр, бәлкем, майиюньдәузар, анысы ситуациягә карап. Көллиятләргә керү өчен  әңгәмәләрне иртә үткәрәләр, аларның вакыты – октябрь-ноябрьдә. Кайбер  шәхси көллиятләртестларны кичектермәгән дип тә әйтәләр.

Сәрия Мифтахова

 

Фото: zen.yandex.ru


Фикер өстәү