Ирада Әюпова Пейсах бәйрәме белән котлады

Пейсах бәйрәме уңаеннан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова газета аша котлауларын ирештерде. “Пейсах – яһүд халкының тарихын, иреккә омтылышын чагылдырган борынгы бәйрәм, – диелә котлауда. – Гасырлар дәвамында үзгәрешсез калып килгән бәйрәм традицияләре кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла.
Иң элек гаилә бәйрәме бу. Вакытны гаилә кочагында үткәрү, гаилә һәм якыннарыгызга күбрәк игътибар итү, үзара аралашудан ләззәт табу, бер-береңә ярату хисләре бүләк итү мөмкинлеге! Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, гаилә иминлеге һәм бәхет телим!”


Фикер өстәү