Яшь фермер Рушан Сайранов: “Нияте булса, чарасы табыла”

Кайбыч районындагы Кошман авылында яшәүче Рушан Сайранов бу сүзләрне еш кабатларга ярата. Татар юрап китерә дигәндәй, максатына күрә ярдәме чыгып тора. Авылның яшь фермеры күптән түгел 6 мең 500 баш чебешкә исәпләнгән ферма ачып куйды.

Рушанның фермерлык тәҗрибәсе иген, печән үстерүдән башланган иде. Умартачылык белән дә кызыксына ул, үз җире бар. Менә инде 2017 елдан башлап ныклап торып кошчылык тармагына кереп киткән.

Авылдагы абзарын сүтеп, шуны үзгәртеп кора, эшен 500 баш чебидән башлый. Барлыгы 1 мең 500 тирәсе чеби үстереп, ит итеп сата. Хәләл тавык итен сатып алучылар авыл, район җирлеге белән генә чикләнми, шәһәрләрдән дә килеп алучылар бар икән.

Рушан узган ел “Эш башлаучы фермер” программасы ярдәмендә грант ота. Грант акчасы аңа тармакны тагын да җәелдереп җибәрергә ярдәм итә.

− Чувашиянең Урмар кошчылык фабрикасы белән килешү төзедем, апрель башында 6 мең 500 баш чебеш алып кайттым. Бер айлык чагында аның 5 меңен тере килеш сатарга уйлыйм, калган мең ярымы калып торачак. Алары ит өчен, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Чеби үстерү өчен аның фермасында барлык шартлар да бар. Идәне дә җылы, температура, дым режимнарын көйләү эшен дә җайлап җибәргән. Кош-корт өчен азыкны да Рушан үзе әзерли.
– Үз җирем булгач, азыкның 40 процентын үзем әзерлим. Бодайны тарттырып, аңа файдалы кушылмалар өстим. Чебиләргә гел сатып алган азык кына ашату кесәгә дә суга, итнең бәясен дә арттырыр иде, – ди яшь фермер.

Авылда чебине  ит һәм йомырка өчен дип  үстерүчеләр җитәрлек. Кошман халкы бер айдан чебиләрне Рушан Сайранов хуҗалыгыннан алыр инде. Ник дигәндә, моннан сатып алган кош-кортка министрлык тарафыннан 1 баш чебигә 30 сум исәбеннән субсидия дә биреләчәк.

Рушанның фермасына кадәр ике йөз метр тирәсе юл салдырасы килә. Дәүләт программасы ярдәмен белән бу да уңай хәл ителер дип ышана ул. Әле ферма янында гына күл казыткан. Киләчәктә балык, казлар  үрчетү хыялы да бар яшь фермерның.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү