Кайбыч районының мәгариф бүлеге җитәкчесе бик кызык видео төшергән (ВИДЕО)

Кайбыч районының мәгариф  бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин гаиләсе белән үзизоляция вакытын күңелле итеп уздыра.

– Сәламәт яшәү рәвеше тасвирлап видео төшергән идек. Үзебезгә ошап китте. Соңгы вакытта күп эшләр онлайн гына башкарыла бит.Әлеге видеода гаиләм белән төштек. Үз мисалыбызда башкаларны да вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздырырга чакырабыз, – ди ул. –  Мәктәп укучылары да ни эшләгәннәрен күрсәтеп, видеолар җибәрә. Кемдер оста итеп пешерергә өйрәнгән, кайберәүләр шигырь сөйли. Әле менә  төрле бәйгеләрдә дә катнашабыз. Габдулла Тукайның туган көненә шигырьләр укый башладык. Интернет аша эшләүгә ияләшеп киләбез инде. Бар кешегә дә сәламәт булырга язсын! — ди Илмас Хәмидуллин.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү