Кадерле укучыларыбыз!
Күңелле яңалыгыбыз бар. Сезнең күпсанлы сорауларыгызны, бәйгегә килгән язмаларның күплеген истә тотып, шулай ук соңгы арадагы вәзгыятьне исәпкә алып, “Бу – минем туган авыл” бәйгесенең уздыру вакыты озайтыла. Бәйгегә язмалар 2020 елның 30 августына кадәр кабул ителәчәк. Бүләкләрне тапшыру чаралары октябрь-ноябрь айларында язма героеның туган авылында оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, бәйгедә катнашу өчен “Ватаным Татарстан” газетасына язылган булу шарт.