Коронавирусны ике тәүлек эчендә бетерә ала торган дару билгеле булды

Австралиянең Монаша университеты һәм Мельбурнның Король госпитале галимнәре организмдагы паразитларга каршы кулланыла торган ивермектин препаратының коронавирус инфекциясе үрчүне 48 сәгать эчендә туктата алуын ачыклаган, дип хәбәр итә “Известия”.

Галимнәр лаборатория шартларында коронавирустан зарарланган күзәнәкләргә ивермектин даруының ничегрәк йогынты ясавын тикшергән. Нәтиҗәдә алар препаратның бер дозасының 24 сәгатьтән соң вирусны 93 процентка, ике тәүлектән соң – 99 проценттан күбрәккә киметүен ачыклаган. Шул ук вакытта ивермектиннның күзәнәкләрне ниндидер дәрәҗәдә агулавы билгеләнмәгән.

Шуңа күрә галимнәр үзләренең шушы хезмәтенең коронавирус йоктырган кешеләрне дәвалау өчен кулланып булган даруларга тикшеренүләр башлап җибәрергә ярдәм итәсенә өметләнә. Аларның фикеренчә, һәрхәлдә, ивермектин коронавирус авыруын җиңеләйтергә һәм бер кешедән икенчесенә йогуын чикләргә мөмкин.

Моңа кадәр АКШта коронавирустан котылу өчен Япониядә җитештерелгән авиган препаратына сынауларның башлануы турында хәбәр ителгән иде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 1,5 миллионнан артып киткән. Яңа чирдән барлыгы 87 978 кеше үлгән. Ә инде иң күп авыручылар саны Америкада теркәлгән – 425 меңнән күбрәк кеше.


Фикер өстәү