Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш сыйныф укучыларын планшетлар белән тәэмин итәргә кушты

Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән, Дәүләт идарәсен санлы үстерү министрлыкларына бу җәһәттән тиешле эш оештыру бурычын куйды. Биредә сүз хәзерге вакытта чыгарылыш имтиханнарына ныклап әзерләнү кирәк булган 9-11 сыйныф укучылары турында бара.

Алдагы көнне Президент онлайн-дәресләрдә “булып”, укучылар һәм укытучылар белән аралашкан иде. Аралашу барышында кайбер проблемалар да күтәрелде. Аерым алганда, күп балалы, аз керемле гаиләләрдән кайбер балаларның виртуаль дәресләрдә катнашу өчен техник чараларга ия булмавы ачыкланды. Менә хәзер Рөстәм Миңнеханов соңгы модельдәге, камералы, зур “хәтерле” 2 мең планшет сатып алырга әмер бирде. Техника мәктәпләргә тапшырылачак, ә аннан инде гаиләләргә өләшенәчәк.

“Хәзерге вакыт иң җаваплы чорга – чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга әзерләнүче балаларга ярдәм итү аеруча мөһим. Балалар килеп туган хәлләрдә аптырап калмаска тиеш. Безнең бурыч – аларга белем алу өчен шартлар тудыру, бүген ярдәмгә аеручы мохтаҗ гаиләләргә булышу! – дип белдерде Президент.

Шунысы да бар: әлеге очракта планшет – бүләк түгел, ә уку кирәк-ярагы бу. Ягъни планшетлар, уку елы тәмамланганнан соң мәктәпкә кире кайтарылырга тиеш. Уку елына дәреслекләр өләшкән кебек – укучылар соңыннан аларны китапханәгә тапшырачак. Планшет, кирәк булган очракта, башка укучылар өчен дә хезмәт итәргә мөмкин, дип аңлатып үтте Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

 


Фикер өстәү