Күзләрегезне саклагыз: КИҢӘШЛӘР һәм күз гимнастикасы ясау ЫСУЛЛАРЫ

Бүгенге вазгыятьтә бик күп кешенең көне компьютер каршында уза. Әлбәттә, күзгә көч килә.Югары категорияле табиб-офтальмолог Рамил Гыймранов әйтүенчә, җемелдәвек нокталардан торган экранда төгәл сурәт ясау өчен, күз даими рәвештә фокусны үзгәртеп торырга мәҗбүр. Шуның аркасында энергия һәм күрү пигменты артык күп сарыф ителә. Киеренкелекне киметергә махсус күзлек ярдәм итә ала.

Күрү сәләтен яхшыртырга түбәндәге ысул да файдалы. Кәгазьгә бастырылган текстны кулга тотып, акрын-акрын (хәрефләр танылмый башлаганчы), күзгә якын китерегез. Бу вакытта күз мускуллары киеренке хәлгә килә. Карашны аермыйча, текстны кул сузымы кадәр арага ерагайтканда, алар йомшара. Күнегү 2-3 минут дәвамында берничә тапкыр ясала. Әгәр гел бер урынга – китапка яки экранга гына текәлеп утырсак, хрусталикны әйләндереп алган мускуллар шәлперәя һәм көчсезләнә, әйберләрнең сурәте тоныклана. Мондый хәл булмасын, дисәгез, күз мускулларын эшләтергә кирәк.

Күзләр арымасын өчен, тагын берничә киңәшне истә тотыгыз

Дөрес яктырту

Иң яхшысы – ике яктылык чыганагы куллану. Берсе өске – гомуми, бөтен бүлмәгә тарала торган яктылык булса, икенчесе укыганда кабызыла торган лампочка булсын.

Күзләрне ял иттерегез

Караңгы бүлмәдә йоклагыз. Тәрәзәдән урам утлары күренеп торса, калын пәрдә корыгыз. Йокы бүлмәсендә телевизор бар икән, аның диодын төнгә сүндереп (яки берәр нәрсә белән ышыклап) калдырыгыз. Якты ут ноктасы күзләрне ярсыта.

Витаминнарны онытып бетермәгез

А витамины балык маенда һәм майлы диңгез балыгында бар. Е витамины чикләвектә, күрәгәдә һәм көнбагышта күп. Зеаксантин һәм лютеин – катаракта барлыкка килүгә каршы торучы буягычлар. Алар яшел төстәге яшелчәләрдә (шпинат, брюссель кәбестәсе, брокколида) шактый.

Көн саен гимнастика ясагыз

1. Күзләрне йомарга да зур итеп ачарга. 30 секунд ара белән 5-6 тапкыр кабатларга.

2. Башны бормыйча гына, 1-2 минут ара белән 3 тапкыр өскә, аска, як-якка карарга. Күзне йомып та шулай итәргә.

3. Күз алмаларын боҗра буйлап: аска, уңга, өскә, сулга, аннары кире якка таба әйләндерергә. 1-2 минут ара белән 3 тапкыр кабатларга. Күзне йомып та шуны ук эшләргә.

4. 3-5 секундка күзләрне чытырдатып йомарга, аннары 3-5 секунд ачып торырга. 6-8 тапкыр кабатларга.

5. Бер минут дәвамында күзләрне тиз-тиз йомып-ачып алырга.

6. Тәрәзә янына килеп басарга да күз белән пыялада берәр нокта табарга (кечкенә генә төртке ясап куярга да була). Карашны күрше йорт антеннасына яки ерактагы агач башына күчерергә. Берничә тапкыр әле якындагы, әле ерактагы ноктага карарга.

Фәния Фәизова әзерләде

 

Фото: https://pixabay.com


Фикер өстәү