Татарстанда коронавирус йоктыручылар арасында авыр хәлдәге сырхаулар юк

Узган брифинг шатлыклы хәбәрдән башланган булса, бу юлы шомлырагын ишетергә туры килде. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, 9 апрельгә республикада 9 коронавирус инфекциясен йоктыру очрагы теркәлгән. Бу хакта ул журналистларга онлайн-брифинг барышында әйтте.

Бу юлы сырхауларның хәле дә уртача авырлыкта дип бәяләнә. Аның каравы берсе дә ИВЛ аппаратына (үпкәне ясалма вентиляцияләү аппараты) тоташмаган.

Шул ягы яхшы: Татарстанда коронавирусның авыр формаларын кичерүчеләр юк. Брифинг барышында моны Лилия Галимова да раслады. Аның сүзләренчә, инфекциядән өйдә дәваланучыларга хастаханәдә булу мәҗбүри түгел. Ник дигәндә, сырхаулар авыруның җиңел формасын кичерә. “Алар табиблар кушкан даруларны куллана, хәлләре яхшы”, – дип ышандырды Лилия Галимова. Республика хастаханәләреннән тагын дүрт чыккан.

Коронавирус белән авыручыларның күбесе – Казаннан. Лилия Галимова китергән мәгълүмат буенча, коронавирусның 9 очрагы ачыкланган кешеләрнең яшьләре түбәндәгечә: 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ике, дүртесе – 30дан 50гә кадәр, тагын өчесе 50дән 60 яшькә кадәр. Галимова әйтүенчә, яңа чирләүчеләр арасында икесе генә читтән кертелгән, калганнары – контакт аша йоктырылган. Татарстанда барлыгы 50 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Брифингта билгеле булганча, 50 кешенең 25е – Казанда яшәүчеләр, 5се – Чаллыныкы, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Лаешта – берешәр кеше. Биектауда ике очрак теркәлгән.

Журналистлар белән брифинг барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашуда иде. Ул элемтә операторлары белән сөйләшү алып барган. Аларның да бу атнада тыгыз чаклары: элемтә операторларына йөкләнеш 30 процентка үскән. Сөйләшүдә операторлар укытучыларга, интернет-баланста акча җитмәсә дә, белем бирү платформасыннан файдаланырга мөмкинлек бирүне рөхсәт итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан. Лилия Галимова әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплаган.

– 30 марттан 7 апрельгә кадәр аралыкта интернетка бәйле мөрәҗәгатьләр күрсәткече артты. Иң еш мөрәҗәгать итүчеләр – укытучылар, алар онлайн-дәресләр оештыра. Аларга берничә платформада һәм ике сменада укыту оештырырга киңәш ителде. Хәзер республикада аерым укыту платформасын барлыкка китерү соравын өйрәнәләр, – диде Лилия Галимова.

Лилия Галимова кайбер статистик мәгълүматларга тукталды. Татарстанда 1,3 мең авиарейс, 150 мең пассажир тикшерелгән, 25 мең кеше медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында тора; 4,8 мең волонтер эшли, “кайнар линия” телефонына 5 мең шалтырату кабул ителгән, көненә якынча 300 гозер килә икән. 1 апрельдән башлап барлыгы 2187 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Монда карантин кагыйдәләрен үтәмәү дә, ялган мәгълүмат таратучылар да керә. Смс-рөхсәт алу хезмәтенә килгәндә, барлыгы 3,8 млн мөрәҗәгать кабул ителгән, системада 630 меңнән артык кеше теркәлгән. Табибка күренү, почтага, дачага бару, дарулар китерү – республика халкы әнә шушы максатларда өйдән еш чыга икән.

Журналистларны борчыган тагын берничә сорауга да җавап булды. Алар мәктәп укучыларының вакытыннан алда каникулга чыгуы, Җиңү көне парадының кичектерелүе хакында сорашты. Лилия Галимова укучылар укуларын дәвам иттерәчәк, ә парад мәсьәләсе әлегә көн кадагында тормый диде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү