Оператив штабның кайнар линиясенә республика халкынннан күп санлы шалтыратулар килә. Халыкны махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында урамнарда кешеләр күп булуы борчый. Үз сәламәтлекләре өчен куркып, алар чаралар күрүне сорыйлар.
Шуңа бәйле рәвештә бүгенге көннән Республика Президенты шәһәрләрдәге патрульлекне көчәйтергә кушты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының 6 апрельдәге Указы нигезендә административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзергә вәкаләтле затлар даирәсе шактый киңәйтелде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat