Кибетләр, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары 14 апрельдән эшли башлыймы?

Социаль челтәрләрдә Татарстанда коронавирус таралуы аркасында эшләре туктатылган объектларның 14 апрельдән акрынлап ачыла башлау планы язылган документ йөри. Әлеге объектлар арасында азык-төлек сатуга катнашы булмаган кибетләр, чәчтарашханә, шиномонтаж остаханәләре, фотостудияләр һәм башкалар бар. Тик Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, әлеге хәбәр дөреслеккә туры килми.

— Бу фейк, ялган хәбәр! Кешеләрнең башларын катырырга теләүчеләрнең эше. Республика халкын шикле чыганаклар мәгълүматына игътибар белән карарга чакырабыз», – диде Лилия Галимова.

 

Фото: pixabay.ru


Фикер өстәү