Дөньядагы иң зур самолет белән Казанга медицина битлекләре кайтарылды

Бүген иртән «Казан» халыкара аэропортына Кытайдан самолет кайтып төште. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Татнефть» ГАҖ компаниясе 5,8 миллион медицина битлеге китерүне оештырды. Алар республика производстволарына һәм дәвалау оешмаларына җибәреләчәк.

Моннан тыш, борт коронавирус белән авыручыларны ташу өчен изоляцияләнгән бокслар һәм бер тапкыр кулланыла торган битлекләр җитештерү буенча 6 линия китереп җиткергән. Җиһазлар Казанда һәм Түбән Камада урнаштырылачак, алар аена 15 миллионнан артык әйбер җитештерәчәк.
Шулай итеп, республика халкы өчен битлекләр дефициты максималь кимиячәк.


Фикер өстәү