Халыкны үзе чыгып йөргән «капка төбе» өчен тавыш бирергә чакыралар

«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын төзекләндерергә керешкәнче,  һәрберсенең проекты төзелеп, ул шунда яшәүчеләр белән килештерелергә тиеш иде. Әмма соңгы арадагы хәлләр җыелышып, проект буенча фикер алышырга мөмкинлек бирми. Шулай да аңа карап эш тукталмый. 

«Безнең ишегалды» программасы дистанцион рәвештә эшен дәвам иттерә. Республика халкы, 12 апрельгә кадәр dvor.tatar. сайтына кереп, проектны карап, үз фикерләрен язарга яки 8 (800) 27-5-2020 номерына шалтыратып әйтергә тиеш.

Сайтта Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә иң беренче чиратта төзекләндереләчәк ишегалларының план-проектлары урын алган. Шулай ук биредә республика районнарында яңартылачак ишегаллары проектларын да табарга була.

Бүгенгә республикада 341 ишегалдының план-схемасы әзер. Төзүчеләр шушы план белән дә эш башлар иде. Әмма халыкның фикерен белү кирәк, – ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Бекмамбетова.

Районнарда «Безнең ишегалды» программасы буенча нинди үзгәрешләр бар? Халык үзе чыгып йөргән «капка төбе» өчен ничек тавыш бирә? Чүпрәле районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Радик Баһаутдинов сүзләренә караганда, монда бернинди кыенлык та юк.

Үзизоляция вакытына кадәр без, быел төзекләндереләчәк ишегалларында яшәүчеләр белән күрешеп, сөйләшеп чыктык. Бар да килешенде, – ди ул. – Чүпрәледә 8 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Быел – өчәү. Аның берсе – Чүпрәленең үзендә,  калганнары Иске Шәйморзадаһәм Борындык станциясендә. Ишегалларын яңартуга аеруча авыл халык сөенә. Алар бик рәхмәтле.  Әгәр бу программа булмаса, авыл җирендә яшәүчеләргә мондый бәхет эләгер идеме икән? Үзебез дә бу эшләргә тотынган саен,  Татарстан җитәкчеләренә рәхмәт укыйбыз.

Кукмараның Нырты совхозында яшәүчеләр дәяңалыкка өметләнә.

Безнең якны оныттылар дип тора идек инде. Шөкер, юк икән. Әле менә авылыбызның «Безнең ишегалды» программасына эләгүен белгәч, сөенеп куйдык. Димәк, урамнар тәртипкә киләчәк, юллар салыначак, тирә-як матурланачак. Каяндыр килеп эшләп киткәннәрен генә көтеп утыру түгел, үзебез дә битараф булмасак иде, – ди Сәлимә Насыйбуллина. – Без булачак проект белән алдан таныштык. Төзүчеләр безне тыңлады, хәзер  аларның эш башлавын көтәбез.

Исегезгә төшерәбез: «Безнең ишегалды» дәүләт программасы ярдәме белән Татарстанда барлыгы 6775 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Шуларның 185ендә төзекләндерү эшләре озакламый башлана.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү