Коронавирус белән кемнәр авырый?

– Коронавирус хакында беренче мәгълүматлар 1965 елда барлыкка килде, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәйретдинов.

– 2019 елда кискен килеп чыккан эпидемия хакында барысын да беләбез, дип әйтә алмыйм. Ул күбрәк җиңелчә узса да, авыр формага әйләнеп, үпкәне зарарлаган очраклар да аз түгел.

Көньяк Европа, АКШ илләре аша чирнең күңелсез тәмамлануын да күреп торабыз. Олы яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә авырый. Безнең республикадан чыгып фикер йөртсәк, сырхауларның яртысы – 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр. 20дән 30 яшькә чаклылар да бар, әлегә балалар авырмады, ләкин сакланырга кирәк. Коронавирус башка тын юллары вируслы чирләреннән аерыла: үпкәне зарарлый, пневмония катлаулы уза.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү