Балалары булганнарга да, эшсез калганнарга да пособие түләнәчәк

Россия Президенты Владимир Путин илдәге вазгыять вакытында ярдәм йөзеннән март аеннан башлап эшсез калучыларга ай саен 12 мең 130 сум күләмендә пособие түләнәчәген әйтте.

Гаиләгә өстәмә акчалар керәчәк дигән сүзләрне ишетү, кешене, сөендерә, өметләндерә, әлбәттә. Тик ул акчаны кем, күпме алачагы әлегә билгеле түгел. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында да төгәл аңлатма бирмәделәр. Мәскәүдән ул хакта документлар килмәгән әле. Узган атнада министр Эльмира Зарипова эшсезлек буенча түләнүче пособиеләр турында сөйләгән иде. Аның әйтүенчә, максималь пособие күләме – 12 мең 130 сум. Иң азы – 1,5 мең сум. Эшсезлек буенча югары пособие алу өчен кеше соңгы хезмәт урынында кимендә ярты ел эшләгән булырга тиеш. Аңа алты ай дәвамында, беренче өч айда – хезмәт хакының 75 проценты, калган айларда 60 проценты күләмендә түләнә. Монда шулай ук хезмәткәрнең рәсми теркәлеп эшләве һәм күпме хезмәт хакы алуы да роль уйный. Ул аена 20 мең 216 сумнан да ким булмаска тиеш. Путин тәкъдиме нинди үзгәрешләр кертер?!
Ил башлыгы өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 1 апрельдән 5 000 сум акча биреләчәген дә әйтте. 7 яшькә чаклы бала үстерүчеләр мондый түләүне июнь аеннан алачак. Кешенең аз керемле булуы узган елгы яшәү минимумы суммасыннан чыгып түгел, ә быелгы вакытлыча эшсезлек факты буенча билгеләнә. Эшсез калган ата-анага исә балигъ булмаган балалары өчен 3 ай дәвамында 3әр мең сум пособие түләнәчәк.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү