Үзизоляция дәвам итә: республика оператив штабы утырышында өстәмә карарлар кабул ителде

Бүген коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы утырышында өстәмә карарлар кабул ителде:

— кешедән үзизоляция режимын катгый төстә таләп иткән чирләр исемлеге расланды. Бу исемлеккә шикәр чире (инсулинга бәйлелектән интегүчеләр), сулыш органнарында хроник авырулар, астма, кан әйләнеше системасы авырулары (йөрәк һәм үпкәдә кан әйләнеше бозылу), күчереп утыртылган органнар һәм тукымаларның булуы, бөердә хроник чирләр, яман шеш авырулары һ.б. керә.
– сәүдә-күңел ачу үзәкләре (аларда урнашкан даруханәләрдән тыш) әлегә ачылмый. Бары тик азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар сатыла торган кибетләр генә эшли. Киләсе атнадан башлап, мобиль элемтә салоннарына үз эшләрен яңартып җибәрү (элемтә хезмәте күрсәтүгә килешүләр төзү буенча) мөмкинлеге бирелә;
– парклар, урман-паркларга керергә ярамый;
– таксида нибары ике пассажир (балаларны исәпкә алмыйча) йөртү рөхсәт ителә. Такси йөртүченең дә, пассажирларның да битлек кигән булуы шарт;
– 11 апрельдән башлап, санитария-эпидемиология хәлләре яхшырганчы, җирләү очракларыннан тыш зиратларга керү тыела. Җирләүдә катнашучылар саны 20 кешедән артмаска тиеш.
– 13 апрельдән башлап, санитария-эпидемиология хәлләре яхшырганчы, күпфункцияле үзәкләрдә гаризалар һәм документлар кабул ителми.
Бу атнадан Татарстанның төп 17 предприятиесе эшен яңартып җибәрде. Киләсе атнадан өзлексез эшләүче оешмаларга һәм төп предприятиеләргә товарлар җибәрүче, хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләр эшли башлаячак.
Боларның һәммәсе Министрлар Кабинеты карарында урын табачак. Карар тиздән басылып чыгачак.

Сүз уңаеннан, кичә Татарстан Президенты шәһәрләрдәге патрульлекне көчәйтергә кушты. Ул оператив штабка халык урамда кеше күп йөри дип зарлануларын искәртте.


Фикер өстәү