Барып йөрисе түгел, үзләре түли

Эшсезлек буенча исәпкә басу һәм пособие алу эше ничек оештырылачак? Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатты.

Россия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгате вакытында бу елның 1 мартыннан эшсез калган һәм мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән кешеләргә 12 130 сум күләмдә пособие түләнәчәген әйткән иде.
Эшсез калу турында гаризаны ничек тапшырырга була? 8 апрельдән бу эш электрон форматка күчте. Ягъни теркәлү «Работа в России» һәм «шәхси кабинет» аша Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә башкарыла. Моның өчен мөрәҗәгать итүчегә гариза һәм резюмены сайтта тутырырга кирәк. Мәшгульлек хезмәте алар өчен махсус вакансияләр тәкъдим итәчәк. Яңа тәртип буенча хезмәт кенәгәсе күчермәләрен бирү эштән китү турында боерык һәм алдагы эш бирүчедән белешмә соратып алуны таләп итми. Шуны да искәртик: мәшгульлек үзәкләре дистанцион режимда эшли. Эшсез калганнарны теркәү буенча 13 апрельдән «кайнар линия» эшли башлый. Сорауларны 8 800 250 90 33 телефоны аша җиткерергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны trudvsem.ru сайтыннан белергә мөмкин.
− Беркая да барып йөрисе түгел, гариза бирелгәннән соң, пособиеләр яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәкләре аша түләнәчәк, − диде Зарипова. Пособиеле булыр өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлгән булу да кирәк.
Министр Айрат Хәйруллин сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләр электрон дәүләт хезмәтләреннән һәм муниципаль хезмәтләрдән актив файдалана. Моны ЕСИА системасында теркәлүчеләрнең күп булуы да раслый. «Барлыгы теркәлгәнлеге расланган 2 млн 71 мең кеше исәпләнә», − диде ул.
Сүз уңаеннан, Айрат Хәйруллин әйтүенчә, яңа атна башыннан өйдән чыгу өчен смс-рөхсәт алуга унынчы максат өстәләчәк. Ул да булса – күпфункцияле үзәккә яки Пенсия фондына бару. 13 апрельдән күпфункцияле үзәкләр үз эшен алдан язылу буенча дәвам иттерәчәк.
9 апрельгә алынган мәгълүмат буенча, Татарстанда 13 меңнән артык кеше эшсез булып теркәлгән, хезмәт базарында барлыгы 38 меңнән артык вакансия бар.


Фикер өстәү