Татарстанда язгы кыр эшләренең кызган чагы. Табыннарда икмәк булсын өчен, игенчеләр, илдәге авыр вазгыяткә карамыйча, көн-төн кырда тир түгә. Чөнки авыл хуҗалыгында бер генә көнне дә кулдан ычкындырырга ярамый. Язның бер көне ел туйдыра.
Бу көннәрдә кырларда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыралар, җирләрне тырмалыйлар, ә кайбер районнарда иртә өлгерә торган сабан культураларын да чәчә башладылар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 апрельгә булган мәгълүматлары буенча, уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәр 782,1 мең гектар мәйданда тукландырылган, 759,9 мең гектар җир тырмаланган.
Сарман районы игенчеләре кыр эшләренә март ахырында тотынганнар иде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов әйтүенчә, районда инде тукландыру эшләре төгәлләнгән. Бүген аграрийлар дым каплату белән мәшгуль. Берничә басуда гәрчич чәчәләр. «Сарман» агрофирмасы арпа чәчүгә керешкән. Басуда 105 техника эшли.
– Эшләрне тизрәк эшләр өчен районда мөмкинлекләр бар. Орлыкларыбыз әзер. Ягулык-майлау материаллары, запас частьлар бар, тракторларыбыз төзек. Һава торышы яхшы. 15-16 градус җылы. Апрельдә уртача 32 мм явым-төшем булырга тиеш бит инде. Бездә 1 мм да юк әле. Хәзер инде без рәхәт итеп җылы яңгырлар явуын көтәбез. Бүген уҗым басуларына витамин кертә башладылар. Бу, бәлки, башка районнарда юктыр да әле, – диде Альберт Шәрипов.
Республиканың башка районнарына караганда, төньяктарак урнашкан хуҗалыклар язгы кыр эшләренә соңрак керешә. Саба районында да җир Татарстанның көньягындагыга караганда бер-ике атнага соңрак өлгерә. Шулай булса да, биредә бар куәткә чәчүлекләрне тукландыру бара.
Мәсәлән, «Курсабаш» җәмгыятендә 425 гектар көзге бодай җире бар, ә язгы чәчү мәйданы 1355 гектарны тәшкил итә. Игенчеләр җирләрне сөрүне – 8, ә чәчүне 10 көн эчендә тәмамларга тырыша.
Хуҗалык директоры, 17 ел механизатор стажы булган Ирек Җиһаншин сүзләре буенча, чәчү кампаниясе оешкан төстә барсын өчен барысы да эшләнгән. Тырмалау агрегатлары, культиваторлар, чәчү, җирләрне тигезләү агрегатлары тулысынча ремонтланган һәм эшкә көйләнеп куелган. Бер гектарга 82 кг исәбеннән минераль ашламалар тупланган, складлардагы барлык орлыклар – кондицияле, алар югары репродукцияле. Тырмалау чорына ягулык-майлау материалы запасы җитәрлек, тагын ташламалы ягулык кайтарылу көтелә.
Бу көннәрдә Балтач районы игенчеләре дә тырышып эшли. «Сорнай» хуҗалыгы баш агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, алар көзге арыш басуларын тукландыруга 28 мартта керешкән.
– 34 ел агроном булып эшләп, мин кырга болай иртә чыкканны хәтерләмим. Иң иртә дигән елларда да 14-15 апрель була иде. 2 апрельгә инде 618 гектардагы көзге культураларны тукландыруны тәмамлап, күпьеллык үлән басуларына күчтек. Анда үзебезнең өч агрегат эшли. Дөрес, бик кызу эшләп булмый. Әмма тик тә тормыйбыз. Бүген безнең халәт шундый. Бездән, кырдагылардан гына тормый ул, җирнең өлгерүе белән бәйле. Кереп, эшләп була торган җирләрдә эшлибез. 9 апрельгә 570 гектарда күпьеллык үлән басулары тукландырылды, 300 гектарда туңга сөрелгән җирләр тырмаланды. Кырда көндәлек 7-8 агрегат эшли, – ди Фәрит Мөхәммәтҗанов.
Районның иң тәҗрибәле агрономнарының берсе Илгиз Заһидуллин, быел басуларга чыккач, күңел сөенә, ди. Чөнки уҗымнар бик әйбәт кышлаган, җирдә дым да бар.
– Әлегә барысы да өметле күренә. Җылысы да булса… Шуңа күрә уҗымнарга, күпьеллык үлән басуларына зыян китермичә, үзебездән торганны эшләргә тырышабыз. Безнең «Яңа тормыш» хуҗалыгында Сабантуйга кадәр өлгерми, кереп булмый торган басулар бар. Быел шундый урыннардагы көзге культуралар һәм күпьеллык үлән басуларын март ахырында һәм апрель башында иртәнге сәгатьләрдә (туфракның өске өлеше каткан чакта) тукландырып калдык. 625 гектарда көзге культураларны тукландыру тәмамланды инде, 1200 гектардагы күпьеллык үлән басуларында да эш тәмамлану алдында. Быел җирләр шулкадәр әйбәт, ашыгып, аларны бозасы килми, бик сакланып кына эшләргә тырышабыз. Тапталган урында бернәрсә дә үсми бит, – ди ул.
Халык кибетләрдән ризыклар сатып алганда, мондый көннәрдә безнең барыбыз өчен дә тырышып эшли торган кешеләрнең барлыгын онытмасын иде. Игенчеләр дә, табиблар белән беррәттән, бернигә дә карамастан, үз бурычларын намуслы башкара.
Зөһрә Садыйкова, Гөлсинә Хәбибуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat