ТР Президенты: Катлаулы хәлдә калганнарга ярдәм итү өчен барын да эшләячәкбез.

Катлаулы тормыш шартларында яшәүчеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшлибез, дип белдерде бүген журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булганнан соң.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ТР хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Рөстәм Миңнехановка республикада хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде. Президентка шулай ук «Работа в России» порталы эшләвен күрсәттеләр, һәм ул эшсез калган кешеләр өчен видеоэлемтә буенча оештырылган вебинарда катнашучылар белән аралашты.

«Россия Президенты Владимир Путин пособиеләргә дәгъва кылучы затлар өчен процедураны җиңеләйтүгә кушты, алар йөрергә һәм белешмәләр җыярга тиеш түгел. «Работа в России» федераль сайты яхшы эшләнгән, безнең система белән синхронлаштырылган. Өч көн эчендә 3 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Мин шәхсән үзем тикшердем», — диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, түләүләр алу өчен «Работа в России» порталында теркәлергә кирәк. Шул ук вакытта барлык мәгълүматлар дистанцион рәвештә кертелә, тикшергәннән соң мөрәҗәгать итүче счетына түләүләр керә.

«Иң мөһиме, ЕСИАда учет язмасы булырга тиеш. Инде 2 млн татарстанлы исәпкә алынган. Әгәр ул булмаса, мәсьәлә бик тиз хәл ителә. Заявкаларны МФЦ, «Ак Барс Банк», Пенсия фонды кабул итә. Катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрнең бернинди кыенлыклары да булмас дип уйлыйм», — дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 12 мең сумнан артык пособиедән тыш, бу категория гражданнарны һәр балигъ булмаган балага 3 мең сум алырга мөмкин. «Ә ана капиталына хокукы булганнар — 5 мең сум. Мондый катлаулы хәлдә бу җитди ярдәм. Безнең бурыч — бюрократиясез, тиз, тиз арада бу мәсьәләләрне хәл итү. Икътисадый проблемалар да хәл ителер дип өметләнәбез «, — дип дәвам итте ул.

«Мин  халыкка мөрәҗәгать итәргә телим: үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Әлегә үзизоляциягә караганда куркынычсызлыкның нәтиҗәлерәк чаралары юк. Сабыр булыгыз. Өйдә калуыгызны үтенәм. Безнең стратегик предприятиеләрдә дә барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә. Безнең гражданнарның сәламәтлеге — безнең өчен өстенлектә. Бүген кабул ителгән чаралар инде эшли», — дип йомгак ясады ТР Президенты.

 


Фикер өстәү