Бакчага чыктыгызмы? | Сораштыру

Көннәр әкренләп җылыта башлады. Язын бакчасы булган кешене өйдә утыртам димә. Кояш турырак карый башласа, күңел табигатькә тарта. Ә сез бакчага чыктыгызмы әле?

Илмас Хәмидуллин, Кайбыч районының мәгариф бүлеге җитәкчесе:

– Без күптән бакчада инде. Җыештыруын гаилә белән бергәләп җыештырабыз, утырту эшләре – хатыным өстендә. Алмагачларны агартып, тирә-якны чүптән чистарттык. Теплицаны тәртипкә китереп, әллә кайчан укроп, петрушка чәчкән, редиска утырткан идек. Алар инде зур булып үсте. Әгәр бер-ике көн җылы торса, бакчага чыгасы булыр. Тәрәзә төбендәге помидор кәлшәләре дә быел тиз үсте. 25 сантиметр булды инде. Аларны да күчереп утыртмый булмас.

Гүзәл Уразова, Татарстанның халык артисты:

– Безнең бакчабыз салкынчарак якта урнашкан. Әле берничә тапкыр гына барып кайттык. Бер барганда теплицага кыяк өчен суган утырткан идем. Көннәр бозылмаса, бакчага барырга дип торабыз. Мин үсентеләрне сатып кына алам. Чәчә торган барлык орлык­лар алынды инде. Бакчаны җыештырасыбыз бар. Ашыкмыйбыз, өлгерербез әле.

Ләбиб Лерон, язучы:

– Узган атнада шимбә көнне үзем генә бакчага барып кайттым. Андагы рәхәтлек… Әйтеп бетерә торган түгел. Чәчәкләр баш калкыткан, агачлар яфрак җибәргән. Кошлар сайрый. Шәһәрдән бакчага килү үзе бер сихри дөньяга эләккән сыман. Шуңа да иртәгесен смс-рөхсәт белән гаиләмне дә бакчага алып киттем. Җыештырдык та, теплицаны да әзерләп куйдык. Алмагач, карлыганнарга узган ел көзен кайнар су сипкән идек. Бөҗәкләре беткәндерме… Аларны карыйсы бар. Су белән ут бирмәгәннәр иде әле. Бу атнада бирсәләр, шунда кунарга калырга исәплибез.

Венера Афзалова, тегүче (Чүпрәле):

– Авылда яшәгәч, эшнең беткәне юк. Безнең якларда җир күптән ачылды инде. Көннәр дә матур торды. Бөтен эшне бетердек дисәм дә була. Бакчаны җыештырып, чүпләрен түктек. Казыйсы җирләр казылды, түтәлләр ясалды. Барлык агачларымны агартып чыктым. Бакчада да, өйдә дә эш калмады. Узган атнада хәтта өй дә юдык. Үзизоляциянең файдасы булды. Оныклар белән киленем кайтты. Рәхәтләнеп бергәләп эшләдек, кичләрен көн дә учакка казан асып, ризык әзерләдек. Бар җир ялт итеп торгач, күңелгә рәхәт.


Фикер өстәү