Халык күп – тикшерү юк

Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да, үзизоляция режимы кертелгәнгә ике атна вакыт узып бара. Халык аны үтиме? Өйләрендә генә утыралармы, әллә берни булмагандай урамнарда йөриме? “ВТ” хәбәрчесе вазгыятьне үз күзе белән күреп бәяләр өчен, базар, кибет, паркларны йөреп кайтты.

Халыкның өйдә утырасы килми. Казан урамнарыннан тыз-быз йөреп торучы машиналарны һәм халыкны күргәч, әнә шулай дип әйтәсе килә.  Башта без Адоратский урамындагы азык-төлек базарына бардык. Халык йөреп тора. Сатучылар сату итә. Битлек киючеләргә караганда, кимәүчеләр күбрәк иде шикелле.

— Бу көннәрдә халык азрак йөри дип әйтеп булмый. Үзизоляциянең әсәре дә юк. Карантин булгач, карантин булсын иде инде. Өлкән яшьтәгеләр дә күп йөри. Дөрес, алар ризыкларны күпләп ала. Ләкин бернинди дә саклык чараларын күрмиләр. Бик азы гына битлек кигән килеш килә. Үзләре турында уйламасалар, безнең турында уйласыннар иде инде. Безнең дә бит гаиләләребез бар. Бик өйдә генә утырыр идек тә, эшкә чыгарга кушалар шул, — ди яшелчә сатучы кибетче.

Әмирхан урамындагы “Бәхетле” кибете янындагы юл асты кичүендә урнашкан кибетләргә дә сугылдык. Башка көннәрдә монда халык күп була торган иде. Хәзер бераз кимегән. Яшелчә, сыр, колбаса сата торган бүлекләр халыкның күп йөргәнлеген әйтте. Ә менә ипи, батон, сөт, кондитер ризыклары сатучы, киресенчә, сатып алучылар кимүеннән зарланды.

— Кайчанга кадәр барыр икән соң бу? Сез белмисезме? Куркыта бит. Халык кимеде хәзер. Сату да азрак. Көндез бөтенләй йөрми диярлек. Кичен генә сугылалар, — диде ипи-батон сатучылар.

Яшелчә, җиләк-җимеш сатучы исә халыкның өйдә утырмавыннан зарланды.

— Карантин дигән булалар. Бернинди дә карантин юк монда. Чират торып алалар. Әбиләр дә күп йөри. Битлек тә кию юк. Мин курка-курка гына эшлим. Кайту белән үк душ коенам, — диде җиләк-җимеш белән сату итүче апа.

Чыннан да, үзизоляциянең беренче көннәрендә башкала урамнары бераз бушап торган иде, хәзер бер дә алай дип әйтеп булмый. Азык-төлек кибетләре генә түгел, бала уенчыклары, киемнәре, газета-журналлар сата торган киосклар да ачылган.

— Безнең он-лайн кибет тә эшли. Сатучылар шунда заказ бирәләр дә, бездән килеп алалар. Сезгә нәрсә күрсәтим? — дип сорады бала киемнәре сата торган кибет сатучысы.

Халыкның урамнарда күп йөргәнлектән, җомга көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патруль хезмәтенең эшен көчәйтергә кушкан иде. Тик ике сәгать урамда йөрсәк тә, шәхсән үзебез бер генә патруль хезмәтен дә очратмадык. Кибетчеләр генә өченче көн бер-ике кеше белән сөйләшеп торганлыкларын әйтте.

— Бүген иртән йөрделәр алар. Гел монда гына була алмыйлар бит инде, — диде бер сатучы.

Икенчесе исә көн саен эшкә автобуста йөрүенә карамастан, бер тапкыр да тикшермәүләрен әйтте.

— Мин эштән өйгә кайтырга кичке тугызда чыгам. Көн саен паркта яшьләр җыелышып утыра. Аларга беркем бер сүз әйткәнен күргәнем юк. Өченче көн бу тирәдә дә патруль йөргән иде. Берничә әбигә кисәтү ясадылар, — диде юл кичүендә сатучы итүче апа.

Патруль хезмәтен без Җиңү паркында да очратмадык. Монда халык күп дип әйтеп булмый. Бала арбасы бер яшь парны, егет һәм кызларны гына очраттык. Һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы. Бу көннәрдә үзебез турында гына уйламыйча, якыннарыбыз, өлкәннәр турында да кайгыртсак иде.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү