Әтинең пенсиясе кемгә тиеш?

Быел 5 гыйнварда әти үлде. Без аерым яшәдек. Улым әтинең фатирында теркәлеп, аның белән торды. Әтинең гыйнвар өчен алынмаган пенсиясе кемгә бирелә?

Хәмдия. Казан

 Сорауга Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фонды бүлеге хезмәткәре Илсөяр Ибраһимова җавап бирә:

– «Россиядә пенсияләр турында»гы Федераль закон нигезендә, пенсионерга тиеш булган, ләкин аның үлеме сәбәпле алмыйча калган акчаны гадәттә беренче чиратта үзе белән яшәгән, пропискада булган кеше килеп алып китә. Ул акча шулай ук хатынына, иренә, әти-әнисенә, балаларына, оныкларына да бирелә. Алар юк икән, үлгән кешенең милкенә хуҗа булган кеше мөрәҗәгать итә. Пенсия акчасын кеше вафатыннан соң, алты ай эчендә алырга мөмкин. Пенсия фонды бүлегенә берьюлы берничә гаилә әгъзасыннан мөрәҗәгать керсә, пенсия нотариус аша һәркайсына тигез бүленә.

Пенсия акчасын алыр өчен гаилә әгъзасы Пенсия бүлегенә паспортын, пенсионерның үлем турындагы таныклыгын, якыны үләр алдыннан бергә яшәгәнлекне раслаучы белешмә, туганлыкны дәлилләгән документ алып килергә тиеш.


Фикер өстәү