Хәлен ничек, Мәгъсүмҗан бабай?

Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче Сәвия апа Шиһапова күрше бабасын шефлыкка алган. Моңа кадәр дә  әлеге гаиләнең хәлен  белешеп торган ул. Тик Мәгъсүмҗан бабай бу көннәрдә бигрәк тә  рухи ярдәмгә мохтаҗ. Хатыны Гайшә апа Казан хастаханәсенә эләккән икән.

Бер кулы, бер күзе булмаса да, Мәгъсүмҗан бабай эшкә бик булган. 86 яшьтә дә  печәнен чаба, чүбен утын, бәрәңгесен утырта, себерке ясый,көрәкләр саплый. Гозере төшеп кергән күршеләрнең берсен дә кире бормый. Гел кыймылдап тора. Хәрәкәттә – бәрәкәт диягә ярата ул, – дип сөйли хезмәттәшебез Гөлгенә Шиһапованың әнисе Сәвия апа.

Мәгъсүмҗан бабай Дәүләтшинның язмышы да гыйбрәтле. 8 яшьтән көтү көтә башлаган. Яшь вакытта ураманга агач тарттырырга баргач, кулын өздергән. Беренче хатыны  Рәшидә апа белән 4 бала тәрбияләгәннәр. Ул вафат икән инде. Кызлары Алсу 8 нчы сыйныфта укыганда, авырып үлгән. 32 ел элек вафат булган кызын сагынмаган көне юк атаның. Их, кызым булса, хатын-кыз эшләрендә булышыр иде, ди.

Сәвия апа көн  саен бабайның хәлен белешә. Күрше хакы – Алла хакы дип, аны пешкән ризыклар белән сыйлый. “Бер нәрсә дә пешермә, үзем сыйлармын”, – ди юмарт күрше. Сәвия апа аш–суга булган ханым. Бер көнне мантысын пешерсә, икенче көнне гөбәдиясен, сумсасын  өлгертә. Җылы ризык ашагач, хәл белгәч,  бабайның күңеле була.

Бабай  ил–көн вакыйгаларыннан да хәбәрдар. Телевизордан җиткергән бар яңалыкны белеп тора. Коронавирус турындагы вазыгыять белән дә кызыксына. Өйдә генә утырмый, битлеген киеп, урам әйләнеп керә. Күршеләре исә, Мәгъсүмҗан бабайның урамга чыгуы, үзе бер ямь, диләр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү