Күп булса, музыка да туйдыра: тәүлегенә 12 сәгать пианинода уйнаучы гаиләгә каршы күршеләре көрәш башлап җибәргән

Мәскәүдә Новоясенев проспектындагы йортта яшәүчеләр пианинода уйнаган көйләрне тәүлегенә 12 сәгать тыңларга әҗбүр булган. Алар көн саен диярлек уен коралында уйнаучы күршеләре — әни һәм аның кызы белән килешә алмый.  Үзизоляциядә ятучы кешеләр пианино тавышыннан ялыккан, шуңа күрә төрле чаралар куллана башлаганнар, дип хәбәр итә Mash.

Күршеләренең шелтәләре һәм шикаятьләре булуга карамастан, Мәскәү кызы пианинода уйнавын дәвам итә, чөнки ул канун белән билгеләнгән вакытта гына шөгыльләнә. Йортта яшәүчеләр моның белән килешми һәм комиссия чакыртканнар. Алар ана һәм аның кызы гамәлләрендә тәртип бозу очрагын тапмый.

Подъездда тынлыкны сакларга һәм музыка белән шөгыльләнү вакытын чикләргә дигән белдерүләр дә пәйда була. Әмма бу да ярдәм итми. Шул чакта күршеләр ялган чараларга барырга булган: алар опека органнарына кызны кыйныйлар һәм ачлыктан интектерәләр дип шикаять язганар.

Күршеләр үзләре моны кире кага.


Фикер өстәү