Артык авырлыктан коткара, туклануны көйли торган «идеаль тәлинкә: өчпочмакны әлеге кысага ничек кертергә?

Өйдә утыру күпләрдә “йоклап яткан” кулинарны уятты. Шуңа да ашау-эчүдә дә җәелдек. Туклану марафоннары оештыручы, дөрес туклану блогын алып баручы Айгөл ГАТАУЛЛИНА үзизоляция вакытында өйдә утыручыларга аш-суны көйләү өчен кайбер киңәшләрен бирде.
Туклану режимыгызга үзгәреш кердеме?
— Карантин чоры шәхсән минем туклануыма берничек тә йогынты ясамады. Бары тик һава һәм хәрәкәтләнү җитмәү генә үзен сиздерә. Җәяү йөрергә бик ярата торганнардан мин. Интернетны күзәтәм: бөтен кеше ашарга пешерә, үзләре дә сизмәстән фудблогерга әйләнеп куйды, рецептлар белән бүлешә. Карантиннан соң күп кеше артык авырлык өстәлер дип тә борчыла. Дөрес туклану кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә моның өчен борчылырга кирәкми.
Шул кагыйдәләрне дә искә төшерик.
— Беренчедән, чиста су эчүне онытмаска. Икенчедән, физик күнегүләр башкарырга. Туклану дигәннән, миңа табиб-диетолог Элина Борһанованың методикасы бик ошый. Ул “Идеаль тәлинкә” алымын кулланып тукланырга киңәш итә.
Нинди “тәлинкә” инде ул?
— Тәлинкәне өлешләргә бүләбез. Аның ¼ ен, бер йодрык күләмендә углеводлар тәшкил итә (бәрәңге, дөге, каты сортлы бодайдан ясалган токмач, чүпрәсез ипи). Уч төбе кадәр күләмдә, (бармакларны кертмичә) тәлинкәнең ¼ өлешен аксымнарга калдырабыз (ит, балык, йомырка, эремчек, кузаклылар). Ике йодрык күләменә тәлинкәнең ½ өлешен клетчаткага бүлеп бирәбез: яшелчә, җиләк-җимеш булыр монысы. Баш бармак зурлыгында майлар: сыр, авокадо, чикләвек, кокос, зәйтүн мае. Карантинда булганда өйдә камыр ризыгы пешермичә мөмкин түгел, билгеле. Бөтенесе тәмләп чәй эчкәндә, “мин дөрес туклануда” дип ашамыйса утырып булмый бит. Мәсәлән, әниегез өчпочмак пешерде, ди. Аны идеаль тәлинкә кысасына ничек кертергә? Өчпочмак камырдан, бәрәңге, ит, суган, тәмләткечләрдән тора. Камыр, бәрәңге – углевод, ит – аксым, итнең мае – май, суган – клетчатка. Өчпочмак янына берәр яшелчә салаты да өстәсәгез, йә инде яшеллек (укроп, петрушка) белән төрләндерсәгез, менә дигән идеаль тәлинкә килеп чыгачак.
P.S. Организм үзенчәлекләрен истә тотып, алдан табиб белән киңәшләшү зарур.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү