«Кешеләр гел үзләрен генә уйлый – кыен чакта эт-мәче кирәк, ә аннары чыгарып ташлыйлар»

Нью-Йоркта һәм Бөекбританиядә ялгызлыкны сылтау итеп, бик күпләр өйләренә эт-мәчеләр алганнар. Әмма үзизоляция вакыты беткәч, кире кайтармакчылар икән. Казанда хәлләр ничек?Республикада игълан ителгән әлеге режим йортсыз эт-мәчеләргә дә кагылганмы? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул хакта сорашты.

Хайваннарны яклау оешмасы вәкилләре әйтүенчә, әлегә аларны гаиләләргә урнаштырып булмый. Хәер, бөтенләйгә алам дип торучысы да юк икән.Эт белән урамга чыгу мөмкинлеге бирелгәч, вакытлыча үзендә яшәтергә теләүчеләр дә барлыкка килгән. Әмма приют хуҗалары моңа риза түгел. Алар хайваннарны уенчык итеп йөртүгә каршы.
– Элек хайваннарга булышучылар да күп иде. Без үзебез дә бик күп мәчеләрне, этләргә урын таба идек. Әмма хәзергә бар да тукталды. Вакытлыча сорап торучыларга – бирмибез. Аннан соң хайваннарга авыр булачак. Кешеләр гел үзләрен генә уйлый – читен чакта эт кирәк, аннан соң чыгарып та ташларга мөмкиннәр, китереп тә атачаклар, — ди “Зоозабота” оешмасы волонтеры Алсу Хайруллина.
Биектау, Яшел Үзән районнарында урнашкан йортсыз хайваннар приютына ризык алып килүчеләр булса, әлегә бу эш тә туктатылган. Бирегә килер өчен смс рөхсәт алырга кирәк. Шулай булгач, әлегә беркем дә эт-мәчеләрне кайгыртып йөрми.
– Минем өемдә 2 мәче бар. Шуларны кая илтергә дип уйлап торам. Әллә авылга кайтарасыинде. Эшсез утырам, беркая чыга алмыйм. Тормышлар ни булыр, билгесез. Мәче асрап ятып булмас, – ди Салмачи бистәсендә яшәүче Гөлүсә Мостафина.
Чаллыда исә, зоокибетләр бөтенләй бикле. Гипермаркетларда хайваннар өчен азык-төлек калмаган. Әлегә ризыкны үзләре әзерли икән.
Яшел Үзән райнында урнашкан “Кот и Пес” оешмасы администраторы да хәлләр авыр, ди.
– Безгә хайван сорап түгел, үзенекен 2-3 атнага китереп торыйк әле дип шалтыртаталар. Без аларга нәрсә ашатыйк? Элек мәктәп ашханәсеннән калган ризыклар эләгә иде. Хәзер ул да юк. Кибетләр эшли. Әмма бәяләре ике мәртәбә артты. Хайваннар бик кызганыч. Аларны ничек тә ашатырга иде инде, – ди Максим Иванов.
Хайваннар язмышына битараф булмаучылар аларга ярдәм итә ала. Хәзер бу бик тә кирәк! Приют хуҗалары булышырга теләүчеләргә рәхмәтле булачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү