2020 елның язы һәм җәендә нинди төсләр модада булачак? (стилист КИҢӘШЕ)

Яз – табигатьнең генә түгел, кешеләрнең дә үзгәрә торган чоры. Бу тышкы кыяфәттә дә чагыла. Яңа сезонда нәрсә кияргә, нинди төсләр модада булачак? Стилист Рина КӘЛИМУЛЛИНА киңәшләре сезгә яз-җәй айларына гардероб туплаганда ярдәм итәр.

ТӨСЛӘР

Нью-Йорктагы Мода атналыгында Pantone төсләр институты бу елның яз-җәенең төп төсләр атады. Белгечләр төп 12 һәм 4 нейтраль (база) төсләрне тәкъдим итте.

Яңа сезонның төп төсләре беренчелегендә якты-кызыл (“алое пламя”) төс тора. Бу төс дөрләп торган учакны хәтерләтә, бик кискен һәм кыю.

“Шафран” (сарының бер тоны) – җылы, матур төс. Ул кычкырып тормый, әмма бик якты һәм игътибарны җәлеп итә.

Классик зәңгәр – тыныч төс. Ул иксез-чиксез күкне хәтерләтә. Бу төсне кичке чараларга кия торган күлмәкләрдә кулланырга була. Мондый төстәге кием кигән хатын-кыз үзен бик затлы итеп күрсәтә алачак. Эшлекле гардеробка да зәңгәр төсне кертеп җибәрү яхшы булыр.

“Бискай яшеле” (ментол) дигән төс океанны хәтерләтә. Җәйге сарафаннарга, киң чалбарларга менә дигән төс.

Чирәм кебек куе яшел төссез яз-җәй гардеробын күз алдыбызга да китереп булмас иде.

«Кыршылган джинс» (“потертый деним”)  төсе дә быел актуаль булачак. Хәер, бу сезонда джинс чалбар да популярлар рәтенә басачак. Басынкы зәңгәр төс күзне дә иркәли, төс-кыяфәткә дә туры килә.

“Әфлисун кабыгы” төсе, әфлисунның үзе кебек, киемдә бик сусыл һәм «тәмле» күренәчәк.

“Зәңгәр мозаика” — язгы-җәйге палитраның өченче зәңгәр төсе. Белгечләр сүзенчә, бу төс сер һәм тирән хисләр турында сөйли. Гомумән, быел диңгез төсләре һәм тематикасы моданың иң түрендә булачак.

“Кояш яктысы” (якты-сары төс) кием-салымга наз өстәп җибәрәчәк. Бу төстәге кием башкаларга да яхшы кәеф, елмаю бүләк итәргә сәләтле әле. Шулай булгач, кояш кебек балкып йөрүдән оялмыйк.

“Алсу коралл” төсе 2019 елда да популяр иде. Быел да кием-салымда аны кулланырга ярый.

Корица таякчыгы” төсен күңелсез төсләр рәтенә кертергә ашыкмыйк. Ул үзенең куелыгы белән җәлеп итә.

“Виноград компоты” дип аталган шәмәхә төсне мәртәбәле чараларга киеп бара торган күлмәкләрдә, костюм-чалбарда кулланырга була. Аны 2018 елда популяр булган “Ультрафиолет” төсе кебек тирән шәмәхәт төс белән бутамагыз: “Виноград компоты”  тынычрак.

База төсләргә килгәндә, алар дүртәү: ак, соры, аксыл көрән (бежевый), кара төсне хәтерләткән куе зәңгәр төсләр.

КИЕМ

Күннән эшләнгән киемнәр (бигрәк тә эко-күн) быел популярлык казаначак. Чалбарлы костюмнар белән комплектта килә торган жилет та яз-җәй айларына бер дигән булачак. Алдарак әйтүебезчә, классик зәңгәр 2020 елның иң төп төсе санала, шуңа күрә кием-салым сайлаганда бу төскә өстенлек биреп сайлагыз. Тоташ зәңгәрдән киенсәгез дә була (әмма төсләр контрасты булсын) – бу безнең моданы чамалавыгыз турында сөйләячәк. Быел кием-салымда “клетка-тартан” популяр булачак. Гомумән, геометрик фигуралар һәр сезонда алдынгылар рәтендә. Челтәрле кием-салым турында да онытмагыз. Тропик рәсемнәр, борчаклы принт төшерелгән кием дә гүзәл затларның игътибарыннан читтә калмасын иде.


Фикер өстәү