Запаска җыйган ярманы ничек сакларга?

Коронавирус инфекциясе таралу турында сүз чыгуга, кибетләрдән, котырынып, токмач, ярма җыймый калучылар, булса да, сирәктер. Җыюын-җыйдык, тик менә хәзер аларны ничек сакларга? Дөрес сакламыйсың икән, аларга корт төшүен яки тәме бозылуын көт тә тор!

Иң элек ярманы хуш исле продуктлар –  чәй, каһвә, тәмләткечләр янына куймаска тырышыгыз: юкса аларның тәмен сеңдерәчәк. Ярманы пыяла яки керамикадан ясалган савытта саклау әйбәт. Керамика, яктылык уздырмаганлыктан, ярманы тәм керүдән, ә пыяла савыт – корткычлардан саклый.

Ярмага һава кереп торсын өчен капкач урынына тукымадан файдалану әйбәт. Аны савыт өстенә резинка белән беркетеп куясың да – шуның белән шул. Вакланган ярма вакланмаганына караганда начаррак саклана. Шуңа күрә, әйтик, геркулесның саклау вакыты  аз. Әйтик, ярдырылмаган борчак 2 ел чамасы сакланса, геркулес инде 4 айдан соң ук бозыла башлый.

Ярма караңгы һәм коры урында саклансын.  Иң яхшысы – һава температурасының 18 градустан артмавы. Моннан тыш ярманы кипкән җимешләр янәшәсенә урнаштырырга ярамый.

Корт төшмәсен өчен ярманы табада бераз кыздырып алырга яки берәр тәүлеккә суыткычның туңдыру камерасына куеп торырга да була.

Төрле ярманың саклау вакыты – төрлечә. Иң озак сакланыла торган ярма – парландырылган дөге.

  • Тары – 9 ай,
  • манный  – 8-9 ай,
  • тары ярмасы – 12-14 ай,
  • арпа ярмасы – 14-16 ай,
  • перловка, карабодай, шомартылган дөге — 18 ай,
  • ярдырылган борчак — 20 ай,
  • шомартылган борчак — 24 ай,
  • тиз пешә торган ярмалар 6-12 ай саклана.

Корт төшкән ярманы ашарга ярамый. Аның калдыклары ризыкны агулый чөнки.


Фикер өстәү