Мөмкинлек – ирек дигән сүз түгел: смс-пропускларны ничек кулланырга?

Күпләр өйдән чыгу өчен файдала­ныла торган смс-пропускларны чиктән тыш күп куллана башла­ган. Шунлыктан республиканың оперативштабы аны куллануга кагылышлы өстәмәләр кертте. Алар нидән гыйбарәт? Без шул хакта белештек.

Әлеге смс-пропусклар гамәлгә кергәнгә ике атна узды. Бу вакыт эчендә алар берничә тапкыр камилләштерелде. Моңа кадәр системага теркәлү өчен җибәрелә торган текст кыскартылган иде инде. Хәзер тулы адресны күрсәтмичә, паспорт мәгълүматларын язугына да җитә. Яңа кагыйдәләр исә смс-пропускны кайбер максатлар буенча атнага яки айга берничә тапкыр гына алуны рөхсәт итәчәк. Моның сәбәбе – аларны артык күп куллану.

– Без халыкка, төрле тормыш сәбәпләре буенча, законлы шартларда өйләреннән чыгып йөрү мөмкинлеген бирергә тиеш. Ләкин шуның белән беррәттән, без аларның смс-пропусклардан чиктән тыш күп файдалануын күрәбез, – ди Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлынигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм  элемтә министры АйратХәйруллин.

Аның сүзләре буенча, мәсәлән, берничә йөзкеше өеннән мәетне җирләүдә катнашыр өчен, 200е паспорт алыштырыр өчен чыккан. 6 меңнән артык кешенең үзизоляция урынын атнага берничә тапкыр алыштыруы да ачыкланган.

Шулай итеп,  соңгы үзгәрешләр буенча, хәзер җирләү дә катнашу мөмкинлеге атнага бер тапкыр гына бирелә. Күпфункцияле үзәккә бару да атнага бер тапкыр гына рөхсәт ителә. Суд утырышларында айга бер генә тапкыр катнашырга мөмкин. Дачага йөрергә яратучыларга да бераз тыелып торырга туры киләчәк. Хәзер бу максатны атнага ике тапкыр гына кулланырга рөхсәт ителә.

– Эпидемиологик вазгыять киеренке. Аны гадиләштерергә кирәкми. Бу уңайсызлыклар исә вакытлыча гына. Кешеләр әлеге системадан бик кирәк булган очракларда гына файдалансыннар иде, – дигән теләген җиткерә АйратХәйруллин.

Татарстан үзмәшгульләре өчен смс-пропусклар алуга бәйле тагын бер яңалык бар. Аларга иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр файдалану мөмкинлеге бирелде. Рөхсәт алу өчен үзмәшгуль ИНН номерын гына күрсәтергә тиеш була. Алар өчен яңа өстәмә максатлар тәкъдим ителә: курьер хезмәте (курьер булып эшләгән очракта яки продукцияне илтеп тапшырырга кирә булган очракта), сәнәгать бинасына керер өчен; материаллар, чимал сатып алырга кирәк булган очракта (эшчәнлек алып барыр өчен кирәкле товар сатып алырга кирәк булган очракта); такси хезмәтен күрсәткән очракта. Шул ук вакытта такси йөртүчеләр пропусктан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында фай­далана ала. Бары тик 12 сәгатьтән генә артып китмәсен.

Мине беркем дә күрми, белми, дип уйла ялгышмагыз. Шәһәрдә полиция хезмәткәрләре халыкны тикшерә. Мәсәлән, шушы көннәрдә барлыгы 743 305 кешенең һәм 685 336 транспорт чарасының урамга, юлга чыгуга рөхсәте бармы-юкмы икәнлегетикшерелгән. 24 628 транспортчарасышәһәргәкертелмәгән. БүгенгәТатарстандаүзизоляциярежимынсангасукмаугабәйлеадминистративхокукбозуның 3324 очрагыачыкланган. Бероешманыңэшчәнлегетуктатылган. Моннантыш, җинаятьэшләрекузгатуочракларыдабар. Ялган, сыйфатсызһәмтеркәлмәгәндарулар, медицинакирәк-ярагынсатканһәмялганбиологикактивөстәмә­ләр­неәйләнештәйөрткәнөченҗавап­лылыккатартылганкешеләрбар.

Әйе, өйдән чыгам дигән кешегә мөмкинлек бирелә. Эшкә, кибеткә, бикныккирәк, мөһим булган җиреңә барып кайтырга була. Ләкин бу әле урамда бер сәбәпсезгә йөрергә ярый, дигән сүз түгел. Үзебезнең һәм якыннарыбызның саулыгын кайгыртып, без әле дә сакланырга, өйдә утырыр­га тиеш.

Бууңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миң­нехановның Мәскәүрайонындагы мәшгульлек
үзәгендә әйткән сүзләреннәндәяхшысыюктыр:

– Мин бар халыкка мөрәҗәгать итәм: үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Әлегә коронавируска каршы иң нәтиҗәле чара ул – үзизоляция. Сабыр булыгыз. Өйләрегездә калырга өндим. Кешеләрнең сәламәтлеге – безнең өчен беренче урында. Һәм без кабул иткән чаралар инде нәтиҗәләрен бирә.

Газета укучыларыбызда дачага бару максатына бәйле сораулар барлыкка килү сәбәпле,
без бу пунктка аерым ачыклык кертергә булдык.

Сорау: Атнага 2 тапкыр барырга ярый, дигән сүз нәрсәне аңлата?

Җавап: Татарстан халкы дача-бакчаларына атнага ике тапкыр барып кайта ала. Ягъни моның өчен аларга 4 смс-пропуск (барырга һәм кайтырга икешәр)  алырга рөхсәт ителә.

Сорау: Атна дигән төшенчәне ничек аңларга?

Җавап: Бер атна җиде көн дигәнне аңлата. Ягъни, әгәр сез дачагызга дүшәмбе барып кайткансыз икән, якшәмбегә кадәр тагын бер мөмкинлектән файдалана аласыз.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү