«Мин, булачак табиб, илдә барган хәлне күзәтеп, тик кенә өйдә утырыйммы? Һөнәрем кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт бит!» – ди хәзерге вазгыятьтә өлкәннәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер торган волонтерларның берсе Аммар Хөсәйн. Хезмәтеннән бушаган арада аның белән аралашып алдык.
Аммар Казан федераль университетының медицина факультетында укый, булачак офтальмолог. Башкалада дүртенче ел яши. Моңа кадәр Россиянең башка шәһәрләрендә булырга да өлгергән, Екатеринбургта урыс телен ныклап өйрәнгән. Гаиләдә алар биш ир-егет, өчесе Гыйракта шулай ук волонтер булып йөри икән.
Волонтер хезмәтендә үзен әле беренче генә тапкыр сынап каравы. Казанда узган Дөнья чемпионаты, WorldSkills ярышларында волонтер буларак катнашырга теләге булган булуын, әмма укулары җиңелләрдән түгел, ярышлар практикага туры килгәч, катнашмый калган. Хәзер исә укуын да алып бара, эшен дә калдырмый егет.
Ярдәм итәргә ашкынуын берничә сәбәп белән аңлатты әңгәмәдәшебез:
– Медицина күзлегеннән, коронавирусның билгеләрен, кемнәр аңа ныграк бирешүчән булуын яхшы аңлаганга күрә, ничек тә булса булышасым килде. Баштарак волонтер буларак теркәлермен дип уйламадым, теләсә нинди ярдәмгә дә әзер идем. Дөресен әйтим: мин, ихтыяҗ булса, булган белемем белән бүгеннән хастаханәдә эшләргә әзер! Ярый ла бездәге вазгыять ул дәрәҗәдә кискен тормый, студентларның хастаханәдә табиб булып эшләве кирәкми.
Волонтер әйтүенчә, өлкәннәргә ярдәм итү – һәркемнең бурычы. Гыйракта өлкәннәргә ихтирам күрсәтү каннарына сеңгән. «Ул кешеләр 20 – 30 ел элек табиб, полиция хезмәткәре, укытучы, инженер яки башка һөнәр иясе булган. Алар да безнең җәмгыятькә ярдәм иткән, безне саклаган, яклаган. Хәзер инде безнең чират. Аларны авыр хәлдә калдыру коточкыч зур ялгышлык булыр иде», – ди Аммар.
Табиблар һәм волонтерлар халык белән аеруча тыгыз контактта. Билгеле, үзең өчен кайгыру да юк түгел. Аммар өчен Гыйракта калган әти-әнисе нык борчылып тора. Уллары да кайгырмый түгел. «Аларга ярдәм итәргә тиеш булуымны аңлаттым. Россия, туган ягым булмаса да, минем өчен якын ил», – ди әңгәмәдәшебез.
Иң мөһиме төшенкелеккә бирелмәскә һәм хәлне дөрес кабул итәргә кирәк, дип саный Аммар.
– Бөтен кеше куркып, үзенең хәленнән килгәнчә вирусны җиңүдә ярдәм итмәсә, һөнәри бурычларын үтәмәсә, бу вазгыять озакка сузылачак әле. Куркам дип җиңеп булмый. Җиңәр өчен берләшергә, ярдәмләшергә кирәк. Инфекцияне җиңү – һәркемнең төп максаты әнә шул булырга тиеш. Коронавирус бер Россиядә генә түгел бит. Ул бөтен дөньяны колачлап алды. Россиядә ниндидер ярдәмем тия икән, димәк, бу – бөтен дөньяга җиңүдә ярдәм итү белән бер. Журналистлар үзләре дә бу хәлне Өченче Бөтендөнья сугышы белән чагыштыра башлады. Шулай булгач, дошман – коронавирус, ә фронтка барлык кеше күтәрелергә тиеш инде, – дип саный Аммар.
Ул бер атна эчендә уннан артык мөрәҗәгать кабул итеп, ярдәм кирәк кешеләргә булышырга өлгергән инде. Бераз тел белән кыенлыклар бар икән, әмма игелек кылу өчен сүзләр кирәкми бит. Мөрәҗәгатьләрне кабул итү кайчакта озакка да сузыла, кайберәүләргә азык-төлекне алып килгәннән соң, җитми калган ризык өчен яңадан кибеткә барырга туры килә икән.
– Мөрәҗәгать итүчеләр безгә карап соклана да, рәхмәт тә укый. Без исә, тагын шалтыратыгыз, үзебез киләбез, өйдә генә калыгыз, дип киңәш бирәбез. Мин әле үзем белән күчтәнәчләр дә алып барам. Берсендә китап бүләк иттем, өйдә утырганда күңеллерәк булсын. Бәлки, шул рәхмәтләр, шатлык күз яшьләре өчен иртәдән кичкә кадәр эшлибездер дә без. Арымыйбыз, алар безгә энергия бирә. Безне чәй эчәргә чакыралар, бензинга акча тәкъдим итәләр. Инструкция буенча ярамый, без ризалашмыйбыз, – диде Аммар.
Казанда волонтерлар ялгыз яшәүче өлкәннәрдән барлыгы
3,1 меңнән артык мөрәҗәгать кабул итеп алган.
НИЧЕК ВОЛОНТЕР БУЛЫРГА?
Моның берничә ысулы бар:
Телефон номерларына шалтыратып:
+7 (843) 237-51-51, +7 (843) 236-4-123 (теләсә кайсы телефон өчен),
063 (шәһәр телефоны өчен);
«мывместе2020.рф» сайтында теркәлеп.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat