Микрокредит оешмаларына көн бетте: авыр хәлдә калганнарны кычкыртып талау мөмкин булмаячак

Коронавирус пандемиясе авыр нәтиҗәләр белән бергә уңай күренешләр дә китереп чыгара безнең тормышта. Бөтен планета масштабында экологик хәл яхшыра: атмосфера чистара, табигать чәчәк атарга әзерләнә. Күпләр фаҗига дип кабул итсә дә, процент капиталына корылган икътисадны тетрәтеп, яңа чир кешелекле башка икътисади мөнәсәбәтләрнең мәйданга чыгуына җирлек әзерли.

Уйлап баксаң, бүгенге хәлнең кыенлыгы нигездә банк процентлары белән бәйләнгән  бит: эштән туктаган, ихтыяҗның кимүе белән йөзгә-йөз очрашкан бизнес әҗәтләрен түли алмый интегә хәзерге вакытта. Иң эре банк­лар, ярдәм сорап, хөкүмәткә мөрәҗәгать итә, зур-зур предприятиеләр, әҗәтләрне кичектерүне таләп итеп, шул ук коридорларның ишеген кага. Дәүләт ярдәме әлегә банкларга бирелә, әлбәттә. Әмма хөкүмәт кесәсе дә төпсез түгел, ул безнең кесәдән алынган акча белән генә тутырыла. Халык фәкыйрьләнгән саен, банкларга кредитларны кайтарып алудан да, хөкүмәт ярдәменнән дә өмет өзәргә туры киләчәк. Зур банклар әлегә йөзәргә тырыша, ә менә микрокредит оешмалары бүген үк батулары турында чаң суга.

Бернинди документлар һәм белешмәләр дә сорап тормыйча, кара халык кесәсенә зур процентлар белән әҗәт акчасы сала торган микрофинанс оешмалары күп төбәкләрдә рәсми карарлар белән эшләрен туктатты бүген. Йогышлы чир таралганда, аларны карантинга ябу яхшырак булыр, дигән фикергә киленде. Мантыйкка бик ярашлы карар бу. Күпме кешенең гомере микрокредит оешмаларына алданып өзелде. Биргәндә бик җайлы бирәләр, кайтарып алганда бугаздан бик нык тота ул оешмалар. 5 меңлек кредиты миллион сумнан ашып киткәч, өметсезлеккә бирелеп, күпме кеше муенына элмәк салырга мәҗбүр булды. Үзләре җиңел акча дулкынында бик нык үрчеделәр. Быелның 27 мартына Россиядә 1700дән артык микрофинанс оешмасы теркәлгән булган икән. Ел ахырына аларның меңнән кимрәге генә калыр, дип бәяли белгечләр. Халык җилкәсен зур процентлар белән каезлаучылар юкка чыгу куркынычы астында җирле хакимиятләр бусагасын таптый. Офисларны ачуны, эшләргә рөхсәт бирүне сорыйлар. Болай да бөлгән халыкны талау өметен югалтмаска тырышалар. Билгеле инде, кара көнгә дип җыйган акчасы беткәч, кара халык кая барачак? Вак-төяк акча биреп, кармакка эләктерүче шул оешмаларга. Тик бит алардан акча алу бөлгенлекне берничә көнгә генә чигерә, тагын да зуррак фәкыйрьлек тозагына төшү куркынычы көтә әҗәткә керүчеләрне.

Бер тапкыр микрофинанс оешмасына бардыңмы, эре банклар да йөз чөерә синнән, хәтта бер тиен дә кредит бир­миләр. Хәзер күп кенә бизнес вәкилләре шундый тозакка төште: микрофинанс оешмасы ябылды, аннан кредит алуыңны белгән банклар синең белән сөйләшеп тә тормый. Әҗәтне әҗәт алып каплау мөмкинлеге югалды. Бик авыр вазгыять, билгеле. Әмма микрофинанс оешмаларыннан арынырга кайчан да булса кирәк булачак бит инде. Алар үсешкә хезмәт итми, талану һәм бөлү ишеклә­рен генә ачалар. Аларга каршы көрәшергә сәяси ихтыяр җитеп бетмәгән бер вакытта, коронавирус үзенең катгый, әмма гадел үлем карарын чыгарып ята рибачыларга.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү