Татарстанда бер хатын иренә пычак белән ташланган

Чаллының  полиция хезмәткәрләре ике криминаль очракның нечкәлекләрен ачыклый.

«Челнинские известия» ачыклаганча, кичә иртән Яңа шәһәрнең 2нче комплексындагы йорт фатирына ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Биредә 62 яшьлек хатын-кызның  кухня пычагы белән бергә  бергә яшәүче ирнең йөрәгенә кадаганлыгы ачыкланган. 35 яшьлек ир авыр хәлдә хастаханәгә салынган. Аның берничә тапкыр хөкем ителүе мәгълүм.

Икенче канкоеш бер көн элек, 22 сәгатьтә, 52нче комплекста урнашкан кибеттә булган. Сатып алучылар арасында талаш килеп чыккан. 36 яшьлек ир кесәсеннән пычак алган һәм янәшәсендә басып торган кешегә һөҗүм иткән. Тукай районында яшәүче 32 яшьлек ирнең күкрәк тирәсендә яраланган.

Кулга алынган ир һәм хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 30нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү