19 яшьлек егет үзенә кул салган: сәбәпләре ачыклана

Башкортстанның Баймак районында 19 яшьлек егет үзенә кул салган. Бу хакта «Кызыл таң» хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу хәл кичә район торак пунктларының берсендә булган. Моның сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Мәрхүмнең энесе һәм сеңлесе бар. Ә әнисенең күптән түгел генә кияүгә чыгуы мәгълүм, кыскасы, гаиләдә үги әти пәйда булган.

Әлегә Тикшеру комитеты бу вакыйгага карата оператив комментарий бирмәгән.

Фото: proufu


Фикер өстәү