Конституциягә үзгәрешләр кертү турында Владимир Чагин: “Эшче профессияләрен күтәрергә ярдәм итәчәк”

Россия Конституциясенә кертелә торган үзгәрешләр эшче профессияләрнең абруен күтәрергә тиеш, дип саный “Камаз-Автоспорт” директоры Владимир Чагин.

– Гомумән алганда, мин Конституцияне яңартуны хуплыйм. Ул инде күптән эшләнгән иде. Хәзер икътисад һәм сәясәт тотрыклангач, моңа ихтыяҗ туды. “Россия Федерациясе гражданнарның хезмәтләрен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклый” дигән үзгәрешләр дә булачак. Мин моны хуплыйм. Бу эшче профессияләрен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бу безнең өчен дә бик мөһим, – ди ул.
Моннан тыш, ул минималь хезмәт хакының яшәү минимумыннан да кимрәк булмаска тиешлеген ассызыклый.
— Бу бик дөрес. Эш бирүче хезмәткәренә яшәр өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Бу менә хәзер аеруча актуаль, чөнки ил һәм дөнья икътисады какшады. Моңа кадәр булган планнарны үзгәртергә туры киләчәк, – ди Владимир Чагин.


Фикер өстәү