Тормышта авыр хәлләрдә калган хатын-кызлар өчен «кайнар линия» эшли

Бүген иртәнге сәгать тугыздан «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә үзизоляция чорында тормышта авыр хәлләрдә калган хатын-кызлар өчен «кайнар линия» эшли. Татарстанда яшәүче ханымнарның сорауларына «Мәрхәмәт» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе әгъзалары җавап бирә, дигән сүз бу.

Шулай итеп, ханымнарга, «кайнар линия» номерын җыеп, пандемия аркасында үзләренең нинди кыенлыклар алдында калуы турында сөйләү, социаль ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итү мөмкинлеге ачылды.
– Әлеге мәкерле авыруның һәрбер гаиләгә, һәрбер йортка байтак проблемалар китерүен аңлыйбыз. Һәркайсыбызны диярлек аерым игътибар таләп иткән яисә хәл кылып булмастай тоелган теге яки бу мәсьәләләр борчый. Без һәркемне тыңларга, Татарстан Президентының, Хөкүмәтнең даими контролендәге мәсьәләләрне карарга, шулай ук шәхси мөрәҗәгатьләрне хәл итәргә әзербез, – ди «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, республика парламенты депутатлары Татарстанда «Бердәм Россия» Волонтерлар үзәге эшендә дә актив катнаша. «Кайнар линия» телефоннарына, шул исәптән, хатын-кыз-эшмәкәрләрдән, үзмәшгульләрдән төрле сораулар алына, алар Россия Президенты игълан иткән ярдәм чаралары белән кызыксына.
– Без үзебезгә ирештерелгән сорауларга аңлатмалар әзерләячәкбез, аларның ничегрәк хәл кылынуын контрольгә алачакбыз. Федераль дәрәҗәдә карап тикшерүне таләп иткән кайбер мәсьәләләр буенча Россия Хөкүмәтенә дә чыгарга мөмкинбез. «Хатын-кыз игътибары» «кайнар линия»ләренең берсе гаиләдә көч куллану мәсьәләләренә багышланды. Хәзерге вакытта кешеләребез – үзизоляциядә. Килеп туган мондый шартларда без тиешле ярдәм, шул исәптән психологик ярдәм күрсәтергә телибез, кирәк икән – хокук саклау органнарын да җәлеп итәчәкбез, – ди ул.
Светлана Захарова әйтүенчә, узган елларда «Хатын-кыз игътибары» линияләре аша ирештерелгән мөрәҗәгатьләр арасыннан 70 проценты хәл ителгән.
«Хатын кыз игътибары» «кайнар линия»сенә бүген көнозын 8(800)201-16-00 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү