Рөстәм Миңнеханов үзизоляция аркасында аеруча зур зыян күргән тармакларга ярдәм күрсәтергә кушты

Үзизоляция аркасында аеруча зур зыян күргән тармакларга мөмкин булганча ярдәм күрсәтеләчәк. Республика Президентының Татарстан эшмәкәрләре белән онлайн очрашуында шул мәгълүм булды. Видео аша аралашуга Россия Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Борис Титов та кушылды.

Бизнес вәкилләрен, мобиль сәүдә алып бару өчен, сәүдә урыннарын булдыру мөмкинлеге кызыксындырды. Рөстәм Миңнеханов Казанның «Агропромпарк»ын шундый мәйданчыклар исәбенә кертү мөмкинлеген әйтте. Әмма, ихтыяҗның зур булуыннан чыгып, өстәмә нокталар оештыру турында уйларга кирәклеген дә искәртте. Шул ук вакытта сәүдәне барлык санитария-эпидемиологик таләпләрне үтәү нигезендә генә алып барырга мөмкин булачак, диде.
Хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре чәчтарашханәләр ишекләрен ачу мөмкинлеген карауны сорады. Эшмәкәрләр хезмәт күрсәтү барышында санитария-эпидемиологик нормаларның үтәлү-үтәлмәвен күзәтү мөмкинлеге бирердәй онлайн-система белән дә таныштырды.

Президент аларның фикере белән килешеп, беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллинга һәм Роспотребнадзорның республика буенча җитәкчесе Марина Патяшинага әлеге мәсьәләне өйрәнергә кушты. Миңнеханов моның, бер яктан, социаль зарурилык булып торуын искәртте. Шул ук вакытта, чәч кискәндә яки буяганда якыннан аралашуның парикмахер, шулай ук клиент сәламәтлегенә куркыныч белән янау ихтималын әйтте. Шуңа күрә Президент, теге яки бу карарга килгәнче, иң элек кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге турында уйларга чакырды.

Шулай ук үсентеләр сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр дә элемтәгә чыкты. Рөстәм Миңнеханов, үзизоляция шартларында халыкка орлыклар һәм үсентеләр сатып алу мөмкинлеге, димәк, бакчада эшләү мөмкинлеге тудырган өчен аларга рәхмәт белдерде.

Әңгәмә барышында республика Президенты Борис Титовка аеруча зур зыян күргән тармакларга субсидия бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Хезмәт коллективларын саклап калу мөмкинлеге бирер иде бу, диде ул. «Кешеләрне саклау кирәк. Иң кыйммәтлесе – кешеләр! Бүген ярдәм алу өчен, эштән китеп, махсус ресурста теркәлү кирәк. Иң күп зыян күргән тармакларга субсидияләр күздә тотарга ярамасмы икән? Хезмәт коллективларын саклап калу өчен», – диде Президент. Россия бизнес-омбудсмены әлеге мәсьәләнең карап тикшереләсенә ышандырды.


Фикер өстәү