Эколог Наил Назаров: «Озакламый без чүп ташлар урын таба алмый интегәчәкбез»

Татарстандагы экологик вазгыять турында КФУ мөгаллиме, эколог Наил Назаров белән сөйләштек.

:: Күпме генә сөйләсәк тә, халыкны чүпне аерып җыярга, кулдагы чүпне теләсә кайда ташлап калдырмаска өйрәтеп бетереп булмый. Безгә экологик тәрбия җитми.  Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Дөрестән дә, экологик тәрбия җитми. Юкса ул гомум тәрбиянең бер өлеше булып тора. Тик нигәдер аны күңел кабул итми, олылар да балаларга үзләре мисалында тискәре үрнәк күрсәтә. Мәктәпләрдә экология дәресләрендә бу хакта аңлатырга кирәк. Без кечкенә вакытта табигать дәресләрен кызык итеп укыталар иде. Бу укытучыдан да тора. Әгәр ул кызыклы фактлар белән экология өлкәсенә алып кереп китә икән, бу балада кызыксыну да уята, алган белеме һәм тәрбиясе гомер буена җитәчәк. Баланың экологик үзаңын  үстерү кирәк. Әгәр кеше үзе белми икән, нинди генә канун кабул итсәң дә, файдасы булмаячак.

:: Эколог буларак, сез кайсы илдә яшәр идегез?

– Без кайда юк, шунда рәхәт. Һәр илнең үз проблемалары бар. Мин үз илемдә яшәр идем. Бездә дә проблемалар җитәрлек. Әмма Татарстан сулык­ларга бик бай. Бездә 3 мең елга бар. Суга бәйле проблемалар бар икән, ул кешелекнең аны ничек куллануына бәйле. Суларны чистартып торырга кирәк. Сәнәгать оешмалары суны күп куллана. Бөтен җирдә дә сулыкларны саклау буенча таләп­ләр үтәлми. Шунлыктан зыяны да тарала. Су ресурсларын саклау иң  зур экологик проблема булып тора. Без әле моның башында гына. Шуңа сулыкларга аеруча игътибарлы булырга кирәк.

:: Ел саен сулыкларда акчарлаклар, балыклар үлә. Бу нәрсәгә бәйле?

– Су хайваннарының үлеме климатик процесс­ларга бәйле. Эсседә цианобактерияләр чыга. Әлеге токсин балыкларны да, кошларны да үтерергә сәләтле. Сулыкларның пычрануы кешеләргә бәйле. Яр буеннан, сулыклардан ком, ташлар алалар. Балыклар туклана торган өлешкә зыян килә.

:: Республикада чишмәләрне саклау ни хәлдә?

– Чишмәләр бик үзгәрүчән. Корылык елларында юкка да чыгарга мөмкин. Күп кенә авыллар чишмәләрен саклый. Хәтта кайбер җирләрдә аның гидрохимик составы да язып эленгән. Аларны җирле үзидарәләр кайгыртырга тиеш.

:: Татарстанда кешегә яшәр өчен иң уңайлы район дип кайсын атар идегез?

– Төгәл генә бер районны да аерып күрсәтеп булмый. Заводы булмаган районны алсак та, аның янәшәсендә зарарлы матдәләр чыгаручы берәр корылма булырга мөмкин. Хәтта Татарстанның иң чиста дип уйлаган районы күрше өлкәләр белән чиктәш булып, табигатькә алардан зыян килергә мөмкин.

:: Чүп эшкәртү заводы турында каршылыклы фикерләр йөри. Белгеч буларак, сезнең бу төзелешкә карашыгыз нинди?

– Озакламый без чүп ташлар урын таба алмый интегәчәкбез. Бу – бик кискен мәсьәлә. Шуңа аны хәл итәргә кирәк. Әгәр хәл итмәсәк, чүп арасында яшәячәкбез. Полигоннар атмосферага зыян сала, сулыкларны пычрата. Чүпне күмеп куеп кына да булмый. Әлеге төзелешкә каршылар, яндырганда зарарлы матдәләр чыга, дигән аргумент китерәләр.  Әмма 1200 градуста яндыруның зыяны юк. Бу – кислородсыз яну дигән сүз. Мондагы химик элементлар газ сыман чыгып китә. Авыр матдәләр көл булып кала. Ә аны эшкәртеп була. Завод хакында кешедә тулаем мәгълүмат юк, каршылыклар шуның аркасында килеп чыга.   Минем фикерем: чүп яндыру заводы кирәк. Әгәр завод эшләп китә икән, бездә аңа чүп җитәрме, дисезме? Экологлар өчен чүп җитмәү – бик әйбәт факт ул.  Швеция ел саен күрше дәүләтләрдән чүпне сатып ала.

:: Табигатьне саклау өчен без, гади халык, нишли алабыз?

–  Аны саклау һәр кешенең үзеннән тора.  Чүпне тиешле урынына гына ташласак та, без табигатьне саклауга зур өлеш кертер идек. Кайчакта тирә-якны сакларга өйрәтүче чаралар булырга тиеш. Үзең белмисең икән, кешегә булса да ия­рер­гә кирәк. Рес­публикада уздырылучы өмәләрне бик хуп­лыйм. Аларның тәрбияви яктан да, экологик яктан да роле бик зур. Шуңа да кешеләрне тирә-якка игътибарлы булырга, үз артыннан җыярга  өйрәнергә чакырам. Бергәләп тотынсак кына, без чиста илдә яшәячәкбез.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү