Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар: Тукайга багышланган гомер

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидатлар  исемлегендә галим текстолог Зөфәр Рәмиев тә бар. Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни яктан тикшерүе өчен олуг бүләккә аны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тәкъдим итә.

Зөфәр Рәмиев кырык елдан артык гомерен Габдулла Тукай шәхесен һәм иҗатын өйрәнүгә багышлый: 1970 еллар урталарыннан бирле бөек шагыйрьнең күптомлыкларын әзерләүдә катнаша.

Галимнең гаять зур һәм турыдан-туры хезмәте кергән иң саллы басма – Тукайның академик алты томлыгы – 2011 елда нәшер ителә башлый. Аның Тукайны өйрәнү фәненә керткән тагын бер олы хезмәте  – узган  гасырның 90 нчы еллар урталарында әзерләнә башлаган Тукай энциклопедиясе. Бу эшнең башында, төп җаваплы кеше булып, Зөфәр Рәмиев торды (ул – басманың баш мөхәррире, анда урнаштырылган 2400 мәкаләнең 125е – аныкы). Шулай итеп, татарның мәшһүр шәхесенә багышланган иң беренче энциклопедия 2016 елда дөнья күрде.

Бүген Зөфәр Рәмиев – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре. Әдәбият галиме, текстолог. Филология фәннәре докторы (2002), профессор, ТРның атказанган  мәдәният хезмәткәре (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2010). Фәндәге төп юнәлеше – XX гасыр башы татар классик әдәбияты тарихы һәм текстологиясе.

Зөфәр Рәмиевнең тукайчылыкка керткән өлеше, аның хезмәте турында татар  мәдәниятенең һәм гуманитар фәненең мәшһүр вәкилләре үз фикерен белдерде. Газета укучысын әлеге фикерләр белән дә таныштырыйк.

«Тукай әсәрләренең академик басмасы әлегәчә юк иде»

Тукай энциклопедиясен чыгаруда Зөфәр Зәйни улы белән кулга-кул тотынышып, җитәкләшеп эшләргә насыйп булды. Ул, әдәбиятчылар, тарихчылар, сәнгать белгечләрен һ.б. җыеп, шушы эшне башкарып чыкты. Татарның әле шәхескә багышланган энциклопедия эшләү тәҗрибәсе юк иде, Зөфәр Рәмиев безне шушы эшкә оештыра алды, мәкаләләр өчен темалар биреп, кабат-кабат телефоннан элемтәгә кереп эшләтте. Шулай ук Тукайның алты томлыгы турында да әйтергә тиешмен. Билгеле, моңарчы аның  биш томлыгы да бар иде, аны әзерләүдә Зөфәр Рәмиев тә катнашты. Ләкин шулай да әле академик басма дип әйтерлек хезмәт юк иде. Академик басма булгач, ул инде анда Габдулла Тукайның тормышын, иҗатын, барлык-барлык әсәрләрен истә тотып нәшер ителергә тиеш. Зөфәр Рәмиев академик җыентыкны да дөрес, тулы, бай итеп, комментарий-аңлатмалар белән тәэмин итеп туплады, авторлар коллективы эшенә дөрес юнәлеш бирде. Нәтиҗәдә, Тукайның алты томлыгы югары фәнни сыйфатка ия хезмәт булып дөнья күрде.

Фоат Галимуллин,

профессор, филология фәннәре докторы

«Кешене исән чагында зурларга кирәк!»

Зөфәр абый Рәмиев – татар әдәби мирасын барлауга, өйрәнүгә, таратуга бар гомерен багышлаган олпат галим. Аның белән бер чорда эшләгән текстологларыбыз, татар әдәбияты классикасын җентекләп тикшереп, киләчәк буыннар ышанычлы чыганак итеп кулланырлык китаплар калдырды.

Текстология – авыр хезмәт, гаять зур сабырлык, дикъкать-игътибар сорый торган өлкә; юкка гына аны кайберәүләр бет чүп­ләүгә тиңләми, шулкадәр вак эш ки, кайвакыт бер язучының бер әсәрен түгел, бер юлын, хәтта бер сүзен  тикшерү-раслау, дөрес-төгәл итеп бирү өчен, атналарын-айларын сарыф итә бу галимнәр. Әдипнең бер фикеренә яки датасына бер юллык искәрмә бирер өчен генә дә тау хәтле материалны бары текстологлар гына актара! Ә шул вакытта исемнәре китап тышлыгының иң түрендә түгел, эчке битендә кечкенә генә хәрефләр белән язылып куела. Зөфәр абыйлар буыны – бер китап түгел, әллә ни хәтле күптомлыкларны дөньяга чыгарган, ише булмаган шагыйрь энциклопедиясен яза алган шәхесләр! Кешене исән вакытта зурларга кирәк: Тукай иҗатына, бай мирасыбызга гомерләрен биргән Зөфәр абый, Фатыйма апа, Лена апа кебек галим-текстологлар да алсын Тукай бүләген, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тәкъдимен бик урынлы дип саныйм һәм чын күңелдән хуплыйм!

Әлфинә Сибгатуллина, 

филология фәннәре докторы, профессор

Мәскәү

«Ул бары тик фактларга таяна»

Зөфәр Рәмиев чыганакларны, детальләрне яхшы белә. Без әле кайчагында гомумиләштерәбез, шомартабыз. Зөфәр Зәйни улы бары тик фактларга таяна. Энциклопедия төзүне нәкъ менә аңа тапшыру дөрес булган.  Шулай ук Тукайны өйрәнүдә һәм аның томлыкларын төзүдә башка хезмәтләре дә игътибарга лаек.

Г. Исхакый томнарын төзегән өчен бер төркем галимнәр бүләкләнгән иде, Тукайны өйрәнү һәм бастыруда күрсәткән хезмәтләр дә дәүләтнең иң югары бәясенә лаек, дип саныйм. Олуг әдәбиятчы галимнәребез арасында Зөфәр Рәмиевнең үз урыны, лаеклы хезмәтләре, бай иҗаты  бар. Шуңа күрә мин аны Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим итүне уңай бәялим, бик лаеклы кандидат дип исәплим.

Хатыйп Миңнегулов,

филология фәннәре докторы, профессор

«Тукаебызга – һәйкәл,  киләсе буыннарга мирас»

Тукай энциклопедиясен эшләгән чорда Зөфәр Рәмиев Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында директор урынбасары булып та эшләде, тагын әллә күпме иҗтимагый һәм фәнни вазифалары бар иде аның. Институт директоры булсам да, Тукай энциклопедиясе мәсьәләсендә Зөфәр Рәмиев миңа һәм барыбыз өчен дә абруйлы җитәкче, мәсләкче, берләштерүче булды. Без, ул биргән юнәлешне, темаларны алга куеп, мәкаләләр яздык.

Тукай энциклопедиясе – мәдәниятебезгә, фәнгә, Тукаебызга бер һәйкәл, киләсе буыннарга кыйммәтле мирас. Ул инде – халыкныкы. Аны иң беренче булып эшләүчеләр мактауга һәм дәүләтнең тиешенчә бәяләвенә бик лаек. Шул сәбәптән, Зөфәр Рәмиевнең тукайчылык фәнендәге намуслы, иҗади хезмәтен Тукай бүләгенә тәкъдим итү – тулы бер буын татар тукайчыларына рәхмәт әйтү, кадер-хөрмәт күрсәтү ул.

Нурмөхәммәт Хисамов,

филология фәннәре докторы, профессор,

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

«Иҗатның дәүләт бүләгенә лаек булуы критерие – аның сыйфат күрсәткече»

Зөфәр Рәмиев – Тукай мирасын тулы килеш халыкка кайтаруга иң зур өлеш керткән галим. Аның турыдан-туры хезмәтенә бәйле Тукайның 6 томлык академик басмасы – татар гуманитар фәннәренең горурлыгы, бу басма беренче тапкыр шагыйрь иҗатын тулы килеш һәм аңлатмалар-шәрехләүләр белән халыкка кайтарды.

«Еш кына бу бүләк галимнәргә бирелергә тиешме?» дигән сорау ишетергә туры килә. Дәүләт бүләге – мәдәнияттә һәм сәнгатьтә шәхсән олы казанышлар һәм Тукай традиция­ләрен дәвам иттергән, шагыйрьнең үз иҗатын популярлаштырган өчен дә бирелергә хаклы дип саныйм. Татарстан Респуб­ликасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге турындагы Президент Указының 1 маддәсендә шулай дип язылган да.

Иҗатның дәүләт бүләгенә лаек булуы бары тик бер критерий –  аның сыйфат күрсәткече белән бәяләнергә тиеш. Үз өлкәсендә – әдәбиятмы, рәсем яки җыр, театр сәнгатеме, фәнме – иң югары дәрәҗәгә ирешкән, шуның белән татар халкының мәдәниятен үстерүгә, яңа биеклеккә күтәрүгә өлеш керткән икән, мин мондый иҗатның, мондый хезмәтләрнең, әсәрләрнең дәүләт бүләге алуын дөрес дип табам.

Дания Заһидуллина,

филология фәннәре докторы, профессор,

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты 

Рузия Сафиуллина туплады


Фикер өстәү