Пандемия берләштерә: кемдер бушлай чәчәк бүләк итә һәм күчтәнәч өләшә, кемдер бер белмәгән кешеләргә битлек тегә

Уртак кайгыкилгәндә берләшә беләбез икән әле. Коронавируска бәйле вазгыятьтә һәркем үзен волонтер, мохтаҗларга ярдәм итүче буларак күрсәтә ала. Масаю, мактану өчен түгел, башкатөшкән бәладән тизрәк котылуга өлеш кертү өчен, билгеле.

Зур оешма-предприятиеләрнең маска тегү, антисептик җитештү һәм башка төр ярдәм күрсәтүгә кушылганнарын инде язган идек. Үз көчләре белән ярдәм күрсәтүчләр дә юк түгел.

Чирмешәннән үзмәшгуль Азизә Шәрифуллина күп тапкыр кулланыла торган медицина битлеге тегә башлаган. Битлекләре ике катлы, алар аша сулавы да җиңел, трикотаж-мамык тукымадан тегелгән. Мондый битлекне юарга да, үтүкләргә дә була. Әмма ике-өч сәгатьтән артык киеп йөрергә ярамый. Азизәнең тегү цехында бер тәүлекккә якынча 50 шундый битлек тегелә икән.

Бизнесмен Михаил Устюжанинда һәркемне кулыннан килгәнчә булышырга өнди. Бигрәк тә эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итә.

-Кешеләр антисептик һәм башка төр саклану чараларына кытлык кичерә. Кайбер хастаханәләрдә дә бу кирәк-яраклар җитми. Хәзер ярдәмләшер өчен бер дигән вакыт. Һичьюгы, үзегезнең җирлектә. Чаллының ачыгыш ярдәм хастаханәсенә медицина кирәк-яракларының беренче партиясен тапшырдык, ­−дип уртаклаша ул.

Чаллыдан Алсу Петраш битлек тегеп, башкаларга тарата. Дөресрәге, әзер битлекләрне полиэтилен пакетка тыгып, лифтта элеп калдыра. Алсу ханым теккән битлекләрне берничә сәгать эчендә алып бетерәләр икән. “Урамга чыга алмыйбыз, үзизоляция. Әгәр дә чыгарга мөмкинлек булса, урамда да таратыр идек”, − ди ул.

“Кыстыбый” татарча фаст-фуд челтәре хуҗалары да мондый авыр вакытта акчаны рекламага түгел, ә Казан шәһәрендәге мохтаҗ өлкәннәргә азык-төлек китерүгә тотачакларын белдерде.

Табибларга – чәчәкләр. #МыВместе акциясе кысасында медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзен шулай җиткерәләр. Бу акциягә Чаллы эшмәкәре дә кушылган – Валентина Олеханова шәһәрнең бер хастаханәсе персоналына 150 чәчәк гөлләмәсе һәм кабул итү бүлмәсенә 150 гөл бүләк иткән.

Яшел Үзәннең “Ростов” провослав яшьләр оешмасын пандемия вакытында битлек тегү өчен хәйрия акциясен башлап җибәргән. Аларны өлкән яшьтәге кешеләргә таратачаклар.

Казаннан укытучы-логопед, 194 нче номерлы балалар бакчасының профком рәисе Елена Ильина табиблар өчен битлекләр тегү белән мәшгуль. “Үзизоляция режимы кертелгәннән соң бишенче көндә өйдә китап укып кына ятасым килмәвемне аңладым. Республика клиник онкология диспансерына маска тегүдә ярдәм кирәк дигән белдерүгә юлыккач, тегү машинасын алып эшкә керештем. Маскаларны өйдә тегәм”, – ди ул.


Фикер өстәү