Исем алыштыргач никахны яңартырга кирәкме?

– Ирем дә, мин дә исемнәребезне алыштырдык. Безгә никах яңарту кирәкме?

   Г. Сәлахова. Буа

   Сорауга башкалабыздагы “Бишбалта” мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакый җавап бирә.

– Ире дә, хатыны да алыштырганмы, берсе генәме – аерма юк. Аларга никах яңарту мәҗбүри түгел. Шәригатьтә мондый очраклар бар. Бу – бик тирән мәсьәлә. Әлеге очрак андый шартларга керми. Шуңа күрә бик тирән кермик, – диде ул безгә.

Фото: novator.az


Фикер өстәү