Татарстанда янган мәчетне торгызу эшләре башланды

Ютазы районының Иске Каразирек авылында янган мәчет урынында төзелеш эшләре башланды. Бинаны торгызу өчен, битараф булмаган мөселманнар ярдәме белән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды бер атна эчендә 400 мең сумга якын акча җыйды, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.

Ә мөхтәсибәт үз көче белән өстәп тагын 300 мең сум җыя алды. Шулай итеп, гомумән алганда, мәчетне төзекләндерү эшләренең беренчел этабына 700 000 сум җибәрелде. Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелә, ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып калган. Мәчетне Ураза гаетенә төзекләндереп бетерү ниятләнә. Бу изге эш өчен акча җыю дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, 4 апрель көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыккан. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күргән һәм тулысынча диярлек янып беткән. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән.


Фикер өстәү