Коллекторларга бурычларны кайтаруны тыю турындагы закон проекты хупланды

Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты депутатлары торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны кайтаруга коллекторларны җәлеп итүне тыю белән бәйле федераль закон проектын хуплады.

«Коллекторларны торак-коммуналь хезмәтләр буенча кичектерелгән бурычларны кайтаруга җәлеп итүне тыю кертелә. Закон проекты нигезендә, мондый килешүләр белән бәйле барлык гамәлләр яраксыз дип табылачак», — дип сөйләде парламент комитеты рәисе Александр Тыгин видеоконференция элемтә режимында узган утырышта.

Закон проекты нигезендә идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак кооперативларына коллекторлар белән мондый килешүләр төзү һәм ышанычнамә белән аларга тиешле вәкаләтләр бирү турыдан-туры тыела, дип ачыклык кертте ул.

«Безнең фикеребезчә, бу бик актуаль һәм мөһим закон, бигрәк тә хәзерге вазгыятьтә», — дип искәртте депутат.

Парламентарийлар «РФ Торак Кодексының 155 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон проектын Татарстан Дәүләт Советы утырышында карарга тәкъдим итте.

https://tatar-inform.tatar

Фикер өстәү